Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Светлана Лысенкова:  «Икебез дә укытучы булгач, ирем минем хәлне аңлый, ә мин аныкын»

Сабыр, төпле фикерле, тәрбияле, әдәпле, гадел... Укытучыларга хас барлык сыйфатларны да үзләренә туплаганнар ирле-хатынлы Светлана һәм Андрей Лысенковлар. Бу һөнәргә хөрмәт, мәхәббәт икесенең дә канына балачактан сеңгән. Ни дисәң дә, үз нәселләрендә инде ничәнче буын мөгаллимнәр бит алар. Лысенков-Абраковновлар династиясенең мәгариф өлкәсендә гомуми эш стажы 170 елга якын.

Андрей ягыннан әнисе, абыйлары һәм апасы, ә Светлана ягыннан әнисе, әбисе һәм бабасы мәгариф өлкәсендә күп еллар эшләп, лаеклы ялга киткән хөрмәтле педагоглар. Улларының һәм кызларының 1992 елда һөнәр сайлауларына да әлеге өлкәннәрнең үгет-нәсихәтләре ярдәм иткән. 
Андрей белән Светлана икесе дә югары белемне Алабуга шәһәренең педагогия институтында алганнар. Андрей физика факультетында укыса, Светлана рус телчесе һөнәрен үзләштергән. Бәтке егете Андрей беренче күрүдән үк Түбән Кама шәһәре чибәре Светлананы ошаткан. 
Гаилә корып, Андрейның туган авылы Бәткегә килеп төпләнгәч, икесе дә шушы авылның урта мәктәбенә эшкә урнашканнар.
– Светлана һәм Андрей Лысенковлар үз фәннәренең осталары. Светлана Лукьяновна ике ел рәттән «Укытучы – остаз» гранты иясе булды. Ул белем биргән укучылар һәр елны дәүләт имтиханнарыннан югары баллар җыялар. Андрей Васильевич шулай ук физика һәм информатикадан алдынгы укучылар тәрбияләде. Андрей Васильевич беренче категорияле укытучы булса, Светлана Лукьяновна югары категориягә ия. Лысенковлар гаиләсе авылда үрнәк гаилә, балалары да үзләре кебек үк акыллы һәм тәрбияле, – дип сөйләде Бәтке авылы мәктәбе директоры Раушания Шаһимәрданова.
– Укытучы белән укытучы кавышкан гаиләләр аеруча нык була, үзебезнең нәсел моңа үрнәк. Балаларга да ике яклап – әти һәм әни тарафыннан бертөрле тәрбия бирелә. 21 ел дәверендә бер дә тавышланган булмады. Икебез дә укытучы булгач, ирем минем хәлне аңлый, ә мин аныкын. Кайчакта дәресләрдә дә бер-беребезне алыштырып торган чаклар була. Мәктәптә укытучы булып эшләү дәверендә һәрдаим иремнең педагог буларак ярдәмен тоеп яшәдем. Икебез дә бер урында эшләүнең уңай яклары күбрәк дип уйлыйм, – ди Светлана.
Бүгенге көндә Андрей һәм Светлананың уллары Валерий Казан шәһәренең медицина университетында икенче курста белем ала, кызлары Вера Бәтке мәктәбенең 5нче сыйныфын бишле билгеләренә генә тәмамлаган. Балалар кечкенә чактан ук, икесе дә җырга һәвәс булган, музыка мәктәбенә йөргәннәр, шахмат уенын бик яратып уйныйлар. Лысенковлар балаларының  тәүфыйклы, тәвәккәл, эш сөючән булып үсүләрен телиләр һәм моңа әкренләп ирешәләр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев