Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Иң мөһиме – халык ышанычын саклау»

«Көнкүрештә иң кирәкле әйбер – су. Кышкы салкыннарда торбалар бозланып, кешеләр сусыз утырырга да мөмкин. Мондый очракларда аларга без ярдәм итәбез», – ди «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ директоры Риф Миңнекаев. 

Су үткәрү, канализация торбалары сузу, аларны үзәкләштерелгән системага тоташтыру, төзекләндерү белән шөгыльләнүче әлеге оешма карамагындагы торбаларның озынлыгы 360 километрга җитә. Соңгы биш елда предприятие 28 яңа һәм капиталь төзекләндерелгән объектны сафка бастыруда катнашты, аерым алганда, җиде мәдәният йортының, алты мәктәпнең, биш балалар бакчасының, «Балкыш» лагереның, өч спорт комплексының, тугыз ФАПның, ветеринария станциясенең су үткәрү һәм канализация торбаларын сузу һәм реконструкцияләү эшен башкарып чыкты. 
Риф Миңнекаев җитәкчелегендәге «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ Тукай районының 17 авыл җирлегендәге 58 торак пунктына, ягъни барлыгы 23566 кешегә хезмәт күрсәтә. Авария булган очракта урыннарга йөрү өчен предприятиедә слесарь-сантехниклардан торган ике бригада оештырылган. Тагын бер электриклар бригадасы бар. Алар оператив эшләсен өчен шартлар тудырылган. 
 Риф Сабирович предприятиене 2007 елдан җитәкли. Аның кул астында 60 кеше эшли: инженер-техник хезмәткәрләр, тракторчылар, сантехниклар, слесарьлар, операторлар. «Коллектив тотрыклы, бүгенге көнгә кадәр берәүне дә эшеннән җибәргәнем булмады», – ди хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган абруйлы җитәкче.
Риф Миңнекәевнең хезмәттәге уңышлары төрле елларда дәрәҗәле бүләкләр белән бәяләнде: ул ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының, ТР Тарифлар комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Әмма Риф Сабирович үз эшенә һәм коллектив эшчәнлегенә иң югары бәяне халык ышанычында күрә: «Җаваплылык таләп итә торган авыр хезмәттә һәркайсыбыз өчен дә иң мөһиме – халыкка югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм аның ышанычын саклау», – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев