Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Бер күрүдә гашыйк булып, 67 ел бергә гомер итәләр

– Картлык көнебездә без бәхетле, балаларыбыз һәм оныкларыбыз тәрбиясендә, оҗмахта яшибез, – диләр биш балага гомер биргән, бүген тугыз оныкның һәм унике оныкчыкның әби-бабасы булган Миңнеәҗәр апа һәм Гайсә абый Нуриевлар. Бу матур пар Малтабар авылында яши. 

Миңнеәҗәр апа һәм Гайсә абый Нуриевларның тормышлары үзенчәлекле. Заманында икмәк күрмичә, үлән ашап, икесе дә яшьли ятим калып, балачактан ук авылдагы авыр эшләрне эшләп, гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган кешеләр. Тыл ветераннары булган Нуриевлар бүгенге көндә авылның хөрмәтле кешеләре, үрнәк пары. 
– Кырда эшнең кызган чагы. Зифа буйлы, матур кызга күзем төште. Мин сине үземә каратачакмын әле дип үз-үземә сүз бирдем, – дип сөйли башлады Гайсә абый Нуриев үзенең беренче мәхәббәте Миңнеәҗәр апа турында. 
Гайсә абыйның әйткән сүзләре, күрәсең, фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килә. Яшьләр 1951 елда өйләнешеп, матур гаилә коралар. Бергәләп агач та утырталар, үз өйләрен дә булдыралар, ике ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр. 
– Әти белән әни безне иркәләп үстермәделәр. Алар эштән кайтканда өйдә һәрчак идән юылган, аш пешкән, чәй кайнаган булырга тиеш иде, – дип исенә төшерә кызлары Гөлсем ханым. 
Шундый тәрбия алгангамы, балалары да кечкенәдән үк мәрхәмәтле, итагатьле булып, эш сөючән булып үскәннәр. Менә буген дә олыгайган көннәрендә 90 яшьлек Миңнеәҗәр апа белән 86 яшьлек Гайсә абый Нуриевлар балаларының игелеген күреп, аларның рәхмәт сүзләрен ишетеп, кызлары Гөлсем тәрбиясендә яшиләр. 
– Кызыбыз барына да өлгерә. Өстәл тулы ризык, өс-башыбыз чиста, өебез жыештырылган. Оныгыбыз Рәмис тә атна саен гаиләсе белән кайта. Өйгә керүгә үк, минем янга кереп кул биреп исәнләшә, хәлләремне сорый. Мунча ягып юындыра, мин шуңа бик тә сөенәм, – дип сөйләгәндә күңелләре тула Гайсә абыйның. 
Әлбәттә, Рәмиснең дә бабасына мондый ихтирамы эзсез югалмас – балалары да кечкенәдән үк олы кешене хөрмәтләргә, яхшылык кылырга өйрәнеп үсәрләр.
Миңнеәҗәр апа һәм Гайсә абый Нуриевларның картлыгы, чыннан да, бәхетле. Барлык ата-анага да картайган көннәрендә балалар игелеге күрергә, алар кебек тормышка рәхмәтле булырга язсын дигән уйлар белән кайттым мин Малтабар авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев