Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Аның рөхсәтеннән башка предприятиегә беркем дә аяк баса алмый

«Район газетасында басылган һәр язманы бирелеп укыйм. Басмада бик кызыклы сәхифәләр бар. «Авылым, кешеләрең синең» сәхифәсенә мин дә бер мәкалә юлларга уйладым. Сүзем «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә пропусклар бюросы башлыгы булып эшләүче Вера Шмакова хакында, - дип яза безгә Комсомолец поселогыннан Кадрия Закирова.

Вера Комсомолец поселогында туа, бүген дә шушы җирлектә гомер итә. Унынчы сыйныфтан соң Түбән Кама шәһәрендә техник училище тәмамлый, электрон исәпләү машиналары операторы белгечлеген ала.

1990 елда Вера күрше авыл егетенә тормышка чыга. Бер елдан яшь гаиләдә ир бала дөньяга килә. Ире Сергей белән аерылышырга туры килсә дә, әтисе улына, гаиләсенә һәрвакыт булышып яши.

Вера Викторовна бик та җаваплы хезмәткәр. Аның рөхсәтеннән башка «Чаллы-Бройлер» территориясенә бер генә чит кеше дә, чит транспорт та үтә алмый. Отрядтагы хезмәттәшләре аңа кеше буларак та, коллегалары буларак та олы хөрмәт белән карыйлар. Җитәкчелек тә югары бәяли. «Мин эшкә һәрвакыт яхшы кәеф белән барам, хезмәтемне яратам. Шундый зур предприятиедә сак хезмәтендә эшләвем белән нык горурланам», - ди Вера Викторовна үзе.

Бүген ул поселоктагы ата-ана нигезендә яши. Бик яхшы хуҗабикә, ишегалды тутырып чәчәкләр үстерә. Вера «Логистика» җәмгыятендә машина йөртүче, «Чаллы-Бройлер» продукциясен төрле шәһәрләргә таратучы улы Денис белән, Комсомолец авыл җирлеге башлыгы игезәк туганы Ольга белән горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев