Якты юл
  • Рус Тат
  • Узган еллары – байлыгы аның

    Өлкәннәр көнендә Мусабай-Завод авыл клубы үтә бер җанлылык кичерде. Гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган, хуҗалыкның бөтен эшен төпкә җигелеп тарткан әби-бабайлар турында җылы сүзләр әйтелде. Сәхнәдән сугыш һәм аннан соңгы елларда хезмәт куйган ветераннарның исемнәре аталды. Шулар арасында Нәзирә Дәүләтша кызы Шәйхиеваны хөрмәтләп искә алдылар, 80 яшьлек юбилее белән котлап, исәнлек-саулык,...

    Гомере буе хуҗалык эшендә булып, мондый олылауларга күнекмәгән Нәзирә тыйнак кына рәхмәтен әйтеп, тәэсирләнеп урынына утырды, өенә кайткач та тиз генә тынычлана алмады.
    - Кара син, кай арада гомер үтеп киткән, өй тулы балалар, очкан кошлар кебек төрлесе-төрле якка таралышып, үз гаиләләрен кордылар, кайберсе бу көнгә җитә алмады, - дип, ил-көнгә шөкер кылып утырды. Уйлары бөтерелеп, еракка алып китте. Ул әтисе Дәүләтшаның аны кытыршы, җылы куллары белән кочагына алып, маңгаеннан үбеп: "Дәү үс, кошчыгым, әниеңә булыш. Без тиздән кайтырбыз", - дип, капка төбеннән ат арбасына утырып, сугышка китүен томанлы төсмерли. Теләге насыйп булмады шул. Нибары ике хаты килеп калды. Соңгысы Казаннан: "Сугышка киттек", - дигәне генә истә калган. Кайда һәлак булган? Кайда җирләнгән? Болар күңелендә гомерлек төерле сорау булып калды. Әнисе Бәдрикамалга Нәзирәдән башка ике нарасыйны тәрбияләп үстерүе җиңел булмады. Шуны күреп олы кызы Нәзирә өченче сыйныфтан ук укуын ташлап, әнисенең уң кулына әверелә: ул эшкә киткәндә балалар карый, ашын пешерә, өйне җыештыра. Күмәк хуҗалык эшенә дә керешеп китә. Хәтерендә: бригадир орчык буе кызыйга язын чәчүгә эшкә куша. Басуда каз оясы кадәр тубал асып, бер агай учлап-учлап орлык чәчә. Шуның тубалына чиләк белән Нәзирә орлык ташый. Хезмәт юлы шуннан башлана. Игеннәр өлгерә төшкәч, бригадир әйтә: "Үскәнем, лобогрейка белән иген уручы Нурулла абыеңа ярдәмче кирәк: ул кистергән учмаларны җыеп камыл өстенә ташлап барырга. Менә сиңа агач сәнәк. Шуның белән этеп, өем-өем ташлап барырсың. Ул елны уңыш әйбәт чыга. Буй-буй озын учмаларны җыеп, өзлексез ташлап барудан, кичкә җеп өзәрлек җегәре калмый. Нишлисең, сугыш чоры, түзәргә кирәк. Балаларны тиз олыгайта ул замана. Нәзирәгә карун үгезне тыңлатып җигәргә, трактор сабанына утырып, плугар булып эшләргә, ат җигеп элеваторга ашлык ташырга, бозаулар көтәргә, сыерлар саварга да туры килә. Күмәк хуҗалыкта кайда кушсалар, шунда бирелеп эшли. Әмма иң үзәккә үткәне - читтә урман кисү булгандыр. Сугыштан соң җимерек авылларны торгызырга агач материал күп кирәк иде. "Марс" колхозына да нәрәт бирәләр. Көн саен фәлән кубометр агач әзерләргә! Көзен-кышын аяктагы чабатага тулган кар эреп, оекбашлар манма су була.
    - Чыдаганбыз: без ике кыз бала биек агачларны җай белән ничек кисеп аударганбыздыр. Аларны ботакларыннан арындырып, алтышар метр итеп кисеп, бер урынга өеп куя идек, - дип искә ала урман эшләрен. Берәр атна эшләгәч, аларга өстәмә көч итеп ир-атларны җибәрәләр. - Син тере кыз, эшнең җаен беләсең, - дип үзләре белән авыр эшләргә ияртеп йөртәләр. - Баһадирдай ул ир-атларның һәркайсы эшкә булган, уңганнар иде. Авыр вакытларны бергәләп җиңдек, - ди горурлык белән ветеран карчык. Сүз җебе гаилә хәленә тоташа. Фермада эшләгәндә ут борчасыдай кызны авылдашы тракторчы егет Наил үз итеп, шаян сүзләр әйткәләп үртәп йөри. Яратуы йөзенә чыккан. Шулай ярты еллап бер-берсенең холык-фигылен белгәч, язылышып, гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы ике ир, бер кыз бала туа. Аларны укытып, аякка бастырганда, гаилә өстенә зур кайгы килә: йорт хуҗасы Наил вафат була. Берничә ел үтеп киткәч, авылдашы - ике баласы белән тол калган, терлекче Рәшит үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый.
    - Ярар, уйлармын. Туганнарым белән киңәшим, - дип беравык йөргәннән соң, ике йөрәк бергә кавышалар, никахлашып яңа тормыш башлыйлар. Рәшит ягыннан ике, үзе өч баласы белән яңа гаилә туа. Балаларның һәркайсын тигез күреп, алар "әнием", "әтием" дип үсәләр. Хәзер барысы да, Рәшит ягыннан килгән Мараттан тыш, исән- саулар, үз һөнәрләрен булдырып, Чаллыда һәм Төмәндә хезмәт куялар. Алар юбилеена җыйнаулашып кайттылар. Оныкларым һәм оныкчыкларым - 13. - Аларның якты йөзләрен күрү, рәхмәтләрен ишетү үзе бер куаныч безгә олыгайган көнебездә, - диләр ирле-хатынлы Рәшит белән Нәзирә. Нәзирәнең тагын бер шөгыле - өй эчен тутырып гөлләр үстерү. Алар кышын-җәен тәрәзә төпләрендә, идәндә стена буйлап чүлмәкләрдә тезелеп шау чәчәктә утыралар. Яран гөлләрен аеруча яратам. Сорап керүчеләргә өләшәм. Ян бакчамда да түтәле белән чәчәкләр үсә. "Тормышыбызның яме алар", - ди гөлләренә сокланып Нәзирә ханым. Авыл халкы да аны киң күңелле, кешеләргә ярдәмчел булуы, динебез кануннарын төгәл үтәве, мәрхүмәләрне соңгы юлга озатудагы булышлыгы өчен хөрмәт итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: