Җыр-моңга күмелгән тормыш юлы
Аның тавышы шундый саф, сихри, моңлы, әйтерсең лә челтерәп аккан чишмә агышы. Юкка гына түгел аны халкыбызның бөек, мәшһүр җырчыларыбызга тиңләмиләр.
Сүзем Мус. Завод авылының таланты Сөмбел Зарипова турында. Районыбызда да Сөмбел Зарипованы белмәгән кеше юктыр. Өч яшьтән бирле сәхнәдә моңлы тавышы белән үзәкләрне өздерә ул. Төрле концертлар да Сөмбелсез узмый. Җыр-моңга сәләт нәселдән килә торгандыр аңа. Әтисе Хәлил ага хезмәт юлын колхозда үтә. Нинди генә эшкә тотынса да, булдыра. Андый кешеләр турында "кулыннан алтын тама" диләр. Әнисе Фәйрүзә мәктәптә аш-су остасы, пешекче булып эшләде. Үзе әзерләгән тәмле ризыклар белән мәктәп балаларын сыйлады. Хәзер мәктәпнең пөхтәлеген саклый. Энесе Илмир Ямалов "Сорнай" ансамблендә татар халкының музыка уен коралларында уеный, җырлый да. Туганнары да бик матур итеп җырлыйлар. Әнә шундый булдыклы, моңлы, үз эшенә күңел биреп, аңа йөрәк җылысын кушып башкара торган матур гаиләдә тәрбия ала Сөмбел. Үзе башкалардан - матурлыгы, ягымлылыгы, тыйнаклыгы, үзенчәлекле моңлы тавышы белән аерылып тора. Тагын бер аерма, хәзерге заманда күп кенә яшь җырчылар, җырлый белсә-белмәсә дә зур татар сәхнәсенә үреләләр, барысының "йолдыз" буласылары килә. Ә менә Сөмбел йолдызлыкка кызыкмый. Моңлы тавышы белән авылны яшәтә ул. Үзе әйткәнчә, миңа дан-шөһрәт кирәкми, китәсе булсам, әллә кайчан киткән булыр идем инде. Бар кеше дә әллә кем булам дип китешеп бетсәләр, бу авыллар нишләр соң дип яши Сөмбел Зарипова. Алабуга мәдәният училищесын тәмамлап, үз авылы егете Илгизгә кияүгә чыга. Хәзерге көндә ике малай үстерәләр. Яшь әни Сөмбел - Мусабай Завод мәдәният йортында режиссер, җырчы. Клубны гөрләтеп алып бара. Бәйрәм саен клубта кичәләр үткәрә. Бөтен мусзаводлылар яратып өлгергән "Лилия" кафесында искечә Яңа елны каршылауга багышланган "Зәңгәр учак янында" очрашуын, яшьләр өчен татарча Изге Вәли дискотекасын оештырды. Дилүс Мәүләвиев, Илнар Әхмәтҗанов кебек яшь талантларны да мәдәният йортына җәлеп итә. Җыр-моңга күмелгән тормыш юлы чәчәк ата аның. Әле күптән түгел "Язмышым шул" дигән иҗат кичәсен үткәреп җибәрде. Үзенә - 30, авылы сәхнәсенә аяк басуына 27 ел, шуларны истә тотып бер нәтиҗә ясады. Авыл халкы, җыелган кунаклар аны котладылар. Үз алдына тагын да зуррак планнар куеп эшлисе дә эшлисе Сөмбелгә. Иҗат кыры киң булсын. Гәҗәеп серле, талантлы якташымны язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, чын күңелдән бәхет-шатлыклар телим!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 12:20Ашламасыз җиргә орлык ташлама... Язгы кыр эшләрен үтәп чыгу өчен район буенча барлыгы 4148 тонна минераль ашлама тупланган. Бу, уҗым культураларына кертелгәнне дә исәпләп, бер гектарга тәэсир итүче матдә 52,7 килограмм дигән сүз.100
-
5 март 2021 - 11:40Спартакиада Районның авыл җирлекләре, оешма һәм предприятие-ләре арасында III Спартакиада башлана.1700
-
5 март 2021 - 11:20Март аена мәдәни чаралар Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында район мәдәният һәм ял үзәге март аенда авыл җирлекләрендә түбәндәге чаралар үткәрүне планлаштыра.1900
-
5 март 2021 - 10:55Җиңүләр булсын Район башлыгы Фаил Камаев мәктәп директорлары, физкультура укытучылары, спорт мәктәпләре тренерлары белән очрашу үткәрде.2300
-
5 март 2021 - 10:10Ярминкәләр яңадан ачыла Авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан эшли башлаячак. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларына көзге ярминкәләр эшен оештырудагы тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм аларны яңадан ачу турында карар кабул итте.2500
-
5 март 2021 - 09:15Хатын-кызлар бәйрәменә Халыкара хатын-кызлар көне уңае белән район күләмендәге бәйрәм кичәсе быел 6 мартта үтә.2800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.21700
-
4 март 2021 - 11:20Штрафны – электрон юл белән Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф билгеләү турындагы карарларны электрон юл белән алу автомобиль хуҗалары өчен күпкә уңайлы. Татарстан Республикасында автомат рәвештә эшләүче комплекслар аша чыгарылган карарлар 2019 елдан башлап электрон юл белән җибәрелә.8100
-
4 март 2021 - 10:30Инженерлар Тукай районына җыела Тукай районында агросәнәгать комплексы инженерларының республика конференциясе үтәчәк.6600
-
2 март 2021 - 12:59"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.22500
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.24600
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.30200
-
3 март 2021 - 10:45Һәр эшне – күңел җылысы белән«Алдынгылар слеты-2021» Тукай районы эшсөярләрен бергә җыйды. Ул «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында тантаналы бәйрәм төсендә үтте. Туган җирне данлаган шигырь һәм җырлар яңгырады, 45 еллыгын каршылаучы Тукай районының тарихын һәм бүгенге казанышларын чагылдырган фильм тәкъдим ителде, «Тукай икмәге»ннән авыз итү бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булды.16500
-
3 март 2021 - 10:45Һәр эшне – күңел җылысы белән «Алдынгылар слеты-2021» Тукай районы эшсөярләрен бергә җыйды. Ул «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында тантаналы бәйрәм төсендә үтте. Туган җирне данлаган шигырь һәм җырлар яңгырады, 45 еллыгын каршылаучы Тукай районының тарихын һәм бүгенге казанышларын чагылдырган фильм тәкъдим ителде, «Тукай икмәге»ннән авыз итү бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булды.16500
-
2 март 2021 - 13:16Рөстәм Миңнеханов: Уку йортында ничек «үле җаннар» була ала соң ул? «Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит!» — дип шелтәләде Президент.13800
-
2 март 2021 - 09:34Равил Шәрәфиев: Мин сатылмадым Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевнең тормыш кагыйдәләре.11700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика