Якты юл
  • Рус Тат
  • Фронтта – артиллерист, тынычта – төзүче

    Бөтен гомерен туган җиренә багышлаган, бары тик Бөек Ватан сугышы гына яраткан Бикләненнән аерып, утлы бәрелешләргә илтеп тыккан, сугышчан дусларын югалту хәсрәтен кичергән, сугыштан соңгы авыр елларда да күпне күргән Әхсән Шәйхетдин улы Бикатовка үткәннәрен искә алу авыр. Телевизордан сугыш вакыйгаларын күрсәтсәләр дә, күңеле нечкәреп, күзенә яшь тыгыла.

    Балачагы да авырлыкта үтә Әхсәннең. Мәктәпкә укырга керәсе елны әтисе вафат була. Гаиләдә өч бала әтисез, ятим. Әхсән - бердәнбер ир бала. Әнисе Хатирә апа улын кочаклап елый: "Ышанычым, терәгем син, улым. Башлангыч белем алдың, сине башка укытып булмас. Әнә "Кызыл тау" әртиленә эшчеләр кирәк, диләр." Әртил исә, тирә-якта чана-тәгәрмәч ясый торган предприятие. Үсмер малай 12 яшеннән урманда юкә каезлап, мунчала төшерергә, чыкта сугарга өйрәнә. Яхшы исәптәге эшче булып китә. Сугыш башлану хәбәрен дә урманда чакта ишетә ул. Авылның асыл ир-егетләрен фронтка озата торалар. Алар урынына яшь егетләр, хатын-кызлар кала. Әхсәнгә дә тырмасын тырмалап, чәчүен чәчеп, ашлыгын урып-җыярга туры килә. Ул чакта халыкның тырышлыгы белән "Биклән" колхозы ашлык планнарын икеләтә арттырып үти. Хезмәт көненә дә тия, халык тирә-яктагы кебек ачлык күрми. 1943 елның 5 мартында Бикатовлар гаиләсендәге бердәнбер егеткә чакыру кәгазе килә.

    "Без сугышка авылдан өч егет - Миннәхмәт Гайсин, Габдерәүф Хуҗиев һәм мин киттек. Сугыш юллары аерса да, шөкер, исән-сау әйләнеп кайттык. Бүгенге көндә сугышчан дустыбыз Габдерәүф гүр иясе булды," - ди офтанып Әхсән ага.

    Онытылмас сугыш чоры истәлекләрен күңеленнән кат-кат яңарта ул. Артиллерия частена эләккәч, егетләрне көчле корал белән эш итәргә ныклап өйрәтәләр. Башта Мари урманнарындагы хәрби лагерьда, аннары Һ. Такташның яратып язган Тамбов урманнарында. 1944 елның җәй уртасында 57нче артиллерия бригадасы Великие Луки шәһәре юнәлешендәге гаскәрләребезгә ярдәмгә җибәрелә.

    "Беренче Белорусия фронты составында Белоруссия җирләрен азат итеп, Польша чигендәге Буг елгасына килеп җиттек. Шунда безнең бригаданы икегә бүлделәр. Берсен Балтыйк буе фронтына куйдылар. Мин шунысына туры килдем. Каунас шәһәрен фашистлардан азат иттек. Көнчыгыш Пруссиягә юл ачылды. Пруссия җиренең байтак өлешен үткәч, безнең часть өстендә немец самолетлары бөтерелә башлады. Шул чакта самолеттан ташлаган бомба кыйпылчыгы тиеп, 1944 нче елның 24 октябрендә нык яраландым, уң аягымның бот сөяге чәрдәкләнгән иде.

    Иваново өлкәсенең Шуя шәһәре госпиталендә 6 ай дәваландым һәм икенче группа Ватан сугышы инвалиды булып, култык таягы белән Бикләнемә кайтып төштем", - дип искә ала ветеран.

    Кайткач та кул кушырып өйдә утырырга җыенмый. Акрынлап эшкә керешә, кулына балта алып, төзелешкә тотына. Төзү бригадасы составында күмәк хуҗалыкның тузган каралтыларын сүтеп, яңаларын коралар. Төп нигездә ата-бабалары салган йортны да яңабаштан төзергә туры килә. Берничә бүлмәдән гыйбарәт, эче-тышы көлеп торган әлеге йортны балта остасы Әхсән Бикатов 70нче елны җиткерә. Хатыны Рәшидә Гарифҗан кызыннан да бик уңа. Вакытында абзар тутырып мал асрыйлар, өй артындагы бакчада алмагачлар, карлыган-чияләр үсеп утыра, чәчәк түтәлләре аеруча ямьле, тирә-якка хуш ис тарата. Шушы көннәрдә бу матур пар 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтә. Берсеннән-берсе сөйкемле, итагатьле өч кыз үстергәннәр. Олы кызлары Рәсимә - лаеклы ялда, дин белемен үзләштерде, авыл халкы хөрмәтләп аны "абыстай" дип йөртә. Уртанчы кызлары Галия - район социаль яклау идарәсе хезмәткәре. Кече кызлары Гөлсинәнең шәһәрдә үз эше.

    Бикатовларның биш оныгы, сигез торыны бар. Нәсел агачы тармакланып үсә, яңа ботакларын чыгара. Фронтовик Әхсән һәм тормыш иптәше, тыл ветераны Рәшидәнең бөтен теләге - еллар тыныч булсын, балалар хәсрәте күрергә язмасын. Алар ветераннар турында кайгыртучы хөкүмәт җитәкчеләренә бик рәхмәтле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: