Якты юл
  • Рус Тат
  • Алар Ватан азатлыгы өчен көрәште

    Мәләкәс авылында яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Иванович Липатов тышта буран котырган төннәрне йокы кермичә уйланып ята. Уйлары авыр сугыш елларына, яшьлегенә илтә.

    Әтисе Иван Иванович - күмәк хуҗалык бригадиры, тазалыгы юк иде. Хәрби комиссариат берничә тапкыр армия хезмәтенә җибәрсә дә, Казанда тикшерү узгач: "Синдәй чирләшкә белән мантып булмас, кайтып авылыңда юан, фронтка сәламәт, көчле егетләр кирәк", - дип борып кайтаралар. Хуҗалыкта да җиң сызганып эшли алмый. Ярдәмгә улы Васяны эндәшә. "Менә сиңа, улым, атламлы үлчәү таягы. Уракчыларның көнлек эшен, кемнең күпме урганын үлчәп, идарәгә мәгълүмат бирәсең", - дип, басуга уракчылар янына җибәрә. Үзе дә таяк буйлы гына малай һәр алны һичбер хатасыз үлчәп чыга. Нәтиҗәсен уракчы хатыннарга җиткерә. "Пелагия түтәйнеке - 20, Варвараныкы - 15, Марияныкы - 20 сутый, норманы арттырып үтәгәннәргә бер стакан он тия, үтәмәгәннәр бер кашык белән кала. Көн саен ачлы-туклы килеш норманы үтәү җиңел түгел. Күз аллары караңгыланып хәлдән тайганнарын кайтарып та җибәрергә туры килә. Әтисе урынына калган яшь бригадир Василий кырыс еллар авырлыгын йөрәге аша үткәрә. Авырлык белән җыеп алган ашлыкның бөртеген дә калдырмыйча дәүләткә озаталар. Колхозчы таякка таянып кала.

    1944 елның 3 декабрендә Мәләкәстән ике егетне Василий Липатов белән Михаил Яковлевны фронтка озаталар. Ыштыр чолгап кигән чабаталар астында кар шыгырдый. Егетләр авылдан-авылга кереп, Бөгелмәгә җәяү атлыйлар. Юл озын, 25-30 чакрым узгач, алдан билгеләнгән авылда туктап ял итәләр, яисә шунда кунып, иртән-иртүк юлга кузгалалар. Шулай дүрт-биш тәүлектә чабаталары чачакланып Бөгелмә станциясенә җитәләр. Каршы алучы офицер әйтә: "Егетләр, без Ульянов өлкәсе, Инза станциясенә барабыз. Шунда хәрби әзерлек курслары үтәрсез."

    - Чабаталарны кирза итекләргә алыштырып, хәрби киемнәр кигәч, чын гаскәриләргә охшап калдык. Урман эчендә, землянкада яшибез. Сержантлыкка өйрәтәләр. Ярты ел чамасы укып, хәрби дәрәҗәгә ия булгач, вагоннарга төяп, Польшага таба юл алдык. Алгы сызыкка! - дип хатирәләрен сүтә Василий Иванович. Әмма яшь сугышчыларның фашистларны үз өнендә тукмарга дигән хыяллары гамәлгә ашмый. Польша чиген үтүгә хәрби эшелонны туктатып: "Сугыш тәмамланды. Урра!" - дигән хәбәргә гаскәриләр бер-берсен кочаклап котлыйлар. Һавага автоматлардан аталар. Бу шатлыклы көн тиз үтә. Василий Липатов һәм авылдаш дусты Михаил Яковлев хезмәт итә торган частьны янә эшелоннарга төяп Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Ярты ай чамасы юлда булып, Монголия җиренә төшерәләр. Егетләрне төрле частьларга бүләләр. Василий артиллерия полкына эләгә. 1945 елның 9 августында Япониягә сугыш игълан иткән көннән үк, Василий алгы сызыкта. Ул хезмәт итә торган частька Хинган таулары аша, бик катлаулы шартларда ком барханнарын, тау кыяларын үтеп, часть белән дошманга искәрмәстән һөҗүм итәргә, япон гаскәриләрен әсиргә алырга туры килә. Маньчжурия җирләрен басып алучылардан тазартуда катнаша. Япон сугышы озак бармаса да, югалтуларны да, яраланучыларны да күрә Василий. Сугыш 1945 елның 2 сентябрендә төгәлләнсә дә, Василийны әле байтакка армия хезмәтендә калдыралар. Кытайда япон әсирләрен саклау һәм сугыш коралларын илгә төяп озату эшләрен башкара. Хәрби частьны Союзга чыгаргач, Чита өлкәсендә һәм Амур буендагы Комсомольск шәһәрендә зенитчы булып хезмәт итә, шәһәрне хәвеф-хәтәрдән саклый.

    1951 елның 13 маенда 7 ел хәрби хезмәтне үтәп, икенче Бөтендөнья сугышының соңгы учагын сүндереп, өлкән сержант Василий Иванович Липатов алмагачлар чәчәк ата башлаган көндә туган авылы Мәләкәскә кайтып төшә. Шул ук елның ноябрендә сөйгән кызы Мария белән гаилә корып җибәрәләр. Чаллыда комбайнчылар курсын тәмамлый, Бәтке МТСнда комбайнчы булып, игеннәрне урып-җыюда катнаша. Шоферлыкка укып, йөк машинасына утыра. Күмәк хуҗалыкның алдынгы машина йөртүчесенә әверелә. Эш җаен белүче, эшчеләр белән уртак тел таба белүче механизаторны механик, гараж мөдире, бригадир итеп күтәрәләр. Кайда гына эшләсә дә, йөзенә кызыллык китерми, авылдашлары ихтирам итәләр, абруй казана. Хатыны Мария түти белән 66 ел бергә пар канатлар булып, шатлык-кайгыларны бүлешеп, язмыш сынауларына сыгылмыйча гомер кичерәләр. Сәламәт булыгыз, хөрмәтле ветераннар!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: