Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тукай азык-төлек корпорациясендә савым сыерларны күбәйтергә җыеналар

Районда шушы көннәрдә Тукай азык-төлек корпорациясе базасында авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты. 

Семинар башында «Тукай азык-төлек» корпорациясе җитәкчесе Илдус Әхмәтов хуҗалыкта барган эшләргә тукталды. Бүген аларда 3100 тонна силос салынган. Силос әзерләү белән беррәттән, басуларда җир сөрү бара. Бу эш биредә ике сменада оештырылган. Бүгенге көндә 1000 гектар җир эшкәртелгән.
Корпорациядә терлек башын арттырып, тәүлеклек сөт күләмен дә күбәйтү өстендә эш алып барыла. Моның өчен якын арада Алабуга районында урнашкан «Вятские зори» хуҗалыгының барлык савым сыерын бирегә китерү күздә тотыла. Шулай ук Венгриядән 133 баш буаз тана кайтару көтелә. Бүгенге көндә исә хуҗалыкта 1260 баш савым сыер бар.
Семинарда катнашучылар хуҗалыкта барган күләмле төзелеш һәм ремонт эшләренә игътибар иттеләр. Бүгенге көндә биредә савым сыерлар фермасын капиталь төзекләндерү эшләре бара һәм яшь терлекләр өчен ике ферма төзелә. Яңа төзелгән фермада терлекне салкында тоту ысулы кулланылачак. Малларның ята торган урынына калын итеп салам һәм опилка җәеләчәк, сарай эчендә вентиляция булдырылачак. 
Бүгенге көндә район буенча тәүлегенә барысы 73 тонна сөт савыла. Район башлыгы Фаил Камаев алга таба әлеге күрсәткечне 100 тоннага кадәр күтәрү максатын куйды. Шулай ук терлек санын китметмәүне төп бурыч итеп билгеләде.
«Кама» агрофирмасына исә район башлыгы Фаил Камаев терлекчелек белән шөгыльләнергә, сөтчелек юнәлешендә эшләргә киңәш итте.
Алга таба сөт, икмәк бәясе буенча фикер алышу башланды. Хуҗалык җитәкчеләре бу төр продуктларга бәянең бик түбән булуыннан зарландылар.
– Тукай районының бу яктан өстенлеге – без шәһәр янында урнашкан, шуңа күрә җитештергән продуктларга да ихтыяҗ бар. Бүгенге көндә җитештергән продукцияне саклар урыныбыз бар, бәяләрнең үсүен генә көтәсе кала, – диде район башлыгы Фаил Камаев.
«Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миңнеханов, әлеге фикерне хуплап, җитештерелгән продукцияне саклау складларын арттыру кирәклеген әйтеп үтте.
Семинар барышында шулай ук кадрлар мәсьәләсенә тукталдылар. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан кала, барлык хуҗалыкларда диярлек кадрларга кытлык сизелә. 
Мондый семинарларны киләчәктә һәр атна саен төрле хуҗалыкларда үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев