Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көз явымлы килсә дә, кукурузны да җыеп алдылар

Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта кукуруз уңган. Бүгенге көндә 150 гектар җирне биләгән кукуруз кырында соңгы гектарларны урып-җыю бара.

Басудагы техника гөрелтесе биредә эшнең кызу барганын күрсәтә. «Ягуар 810» һәм «КСК-100» комбайннары каерылып уңган кукурузны ура торалар, ә 4 "КамАЗ" машинасы, чабылган массаны төяп, авылга таба юл ала, бушаганнары кабат комбайннар янына ашыга. Комбайнчылар Назыйм Вәлиев белән Вәсил Гатиуллин өзеклекләргә юл куймыйча эшләргә тырышалар. Ә кукурузны силос базына Рифкать Сәгыйдуллин, Зөлфәт Гыймазов, Морат Шаихов, Ренат Мөнәвиров ташып торалар. Бер "КамАЗ"га 9 тоннадан артык масса сыюын исәпләсәк, бер кайтуда гына да чокырга 40 тоннага якын сусыл азык салына. Аны «К-700» тракторында Анатолий Горшков таптатып бара.
Бригадир Мәхдүмҗан Сәгыйдуллин егетләрнең эшеннән канәгать.
- Аллага шөкер, техника да - сынатмый, механизаторлар да булсынга эшлиләр. Дөрес, һава шартлары бераз кыенлыклар тудыра. Аз гына көн аязуга, комбайнчыларыбыз кичекмәстән эшкә керешәләр. Кукуруз урып-җыюны төгәлләргә күп калмады, - диде ул.
Мәхдүмҗан абый - тәҗрибәле җитәкче, бөтен эшне җиренә җиткереп башкара. Механизаторлар белән уртак тел таба, авыл хуҗалыгы тармагының бар нечкәлекләрен яхшы белә. Шуңа күрә биредә эш оешкан төстә бара.
Бу басуга барлыгы 150 гектардан артык кукуруз чәчелгән. Уңышының саллы икәнлеге әллә кайдан күренеп тора: үсентеләренең озынлыгы 2-2,5 метрга җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы