Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көнүзәк мәсьәлә – җирне кышка әзерләү

Бүгенгә барысы 51,8 мең гектар җир эшкәртелгән. Бу планның 89 процентын тәшкил итә. Шуның 30,5 мең гектары туңга сөрелгән. 

Терлек азыгы әзерләү эше соңгы гектарларда бара. Аграрийларга 400 гектар чамасы кукурузны җыеп аласы кала. Бүгенгә 19 мең тонна печән, 44 мең тонна сенаж, 33,8 мең тонна силос, 17,3 мең тонна салам әзерләнгән. Бер баш терлеккә 23,2 центнер азык берәмлеге туры килә.
Районда яшелчә алу дәвам итә. Кишер, аш чөгендере исә тулысынча җыелып бетте, һәркайсы 540ар тонна булды. Кәбестә, бәрәңге, шикәр чөгендере җыю дәвам итә. 
Кичә «Гигант», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар, Тукай азык-төлек корпорациясе җитәкчеләре Мамадыш районында семинарда катнаштылар. Анда җитди мәсьәләләрнең берсе – кукурузны орлыкка алу турында сөйләштеләр. 
Җомга көнне исә «Ярыш» хуҗалыгы базасында техниканы кышкы саклауга кую, силос салу, терлекнең кышлавы мәсьәләләре буенча семинар узачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X