"Чаллы яшелчәсе" басуларында узган атнада кәбестә җыюны төгәлләделәр. Биредә быел бу төр культураны 60 гектар мәйданда утыртканнар иде. Бу узган ел белән чагыштырганда 20 гектарга кимрәк. "Былтыр кәбестәгә бәя бик түбән булды - килограммын 3 сум 50 тиеннән, күп дигәндә 4 сумнан сата алдык. Мәйданны киметүебезнең беренче сәбәбе дә шунда",...
Иртә өлгерә торган һәм уртача сортларны инде җәй айларында ук җыеп алып, сатуга озатканнар. Соң өлгерә торган кәбестә быел 30 гектар мәйданны биләгән. Кәбестә араларын утарга кайбер елларны халыкны чакырып чыгаралар иде, быел аларны чүп үләннәреннән гербицидлар ярдәмендә генә арындырганнар. "Бузуни" дигән соң өлгерә торган сортны алырга "Чаллы яшелчәсе"ндә октябрьнең беренче атнасында керешкән булганнар. Ә монда инде кул көченнән башка берничек тә булмый. Гомумән, кәбестә җыюда һәр елны район белән катнашабыз. Быел да әнә хакимияттә эшләүчеләр дә, Башкарма комитет хезмәткәрләре дә, авыл хуҗалыгы идарәсендә, районның авыл җирлекләрендә, Бәтке һәм Круглое Поле авылларының мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, торак-милекчелек ширкәтләрендә эшләүчеләр, гомумән, алардагы бюджет хезмәткәрләре, шулай ук агрофирманың үз белгечләре, яшелчә базасы эшчеләре бердәм көч булып басуга чыкканнар. Аларның һәрберсенә рәхмәтле хуҗалык җитәкчесе. Һава торышы яңгырлы торуга да карамастан, үстергән ризыкны югалтуларсыз җыеп алганнар.
Без барган көнне дә, узган атнаның җомгасында, кәбестә басуының буеннан-буена диярлек халык тезелгән иде. Авылдан чыга торган юлда гына да кузовына кәбестә төягән берничә машина каршыга очрады. Шулай итеп, көненә дистәләгән машина Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек якын-тирәдәге эре шәһәрләргә юнәлгән. "Сату урыннарына килгәндә, нигездә, кибетләр белән эшлибез, һәр атна саен яшелчә төягән машиналар Яр Чаллының Сарман трактына ярминкәгә, "Алан" базарына чыгалар, - ди Ришат Сәхәбетдинович. - Ярминкәдә моңа кадәр кәбестәне килограммын 8 сумнан саттык, бу атнада 10 сумнан булыр дип исәпләп торабыз", - ди ул.
Ярминкәдә "Чаллы яшелчәсе" шулай ук бәрәңге, кишер, чөгендер кебек яшелчәләр белән дә чыга. Бәрәңгене бүген 12 сумнан, кишерне 9 сумнан саталар. Аш чөгендерен һәм кишерне быел 40ар гектар мәйданга утырткан булганнар. Ике төр культура да гектарыннан 220дән башлап 250 центнерга кадәр уңыш биргән.
Ә кәбестә мәйданын исә киләсе елга да "Чаллы яшелчәсе"ндә быелгы кебек калдырырга исәплиләр. "Ләкин сортларны алыштырачакбыз", - ди хуҗалык җитәкчесе. Гомумән, сортны ел саен яңартып торалар монда. Шулай булмый мөмкин түгел - бу уңышны арттыруда да мөһим. "Ә иң беренче чиратта, базар соравы буенча эшлибез. Халыкка хәзер артык эре булмаган, тыгыз сортлар кирәк. Киләсе елга әнә шундый Голландия сортларын утыртырга планлаштырабыз. Орлыкны Мәскәүдән барып алабыз", - ди Ришат Сәхәбетдинович.
Бүген яшелчәчеләр чит илдән кайтарылган продукция белән базар тулган шартлада эшли. "Үстерүе бер хәл, җитештергән продукцияне югалтмыйча, товарның сыйфаты ягыннан әнә шундый көндәшләргә баш бирмичә, вакытында урнаштыру, сату мөһим. Шуның өчен тырышабыз", - диләр хуҗалыкта.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев