Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кайда күпме сөт савалар

Терлекчелектә бүген продукция җитештерүнең тотрыклылыгын, яшь малларның сакланышын тәэмин итүдә бермә-бер җаваплылык таләп итә торган кышкы асрау чоры. Әлеге өлкәнең эшчәнлеген көндәлек игътибар үзәгендә тоту зарурлыгы хакында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов атналык видеокиңәшмәләрдә һәрдаим ассызыклый.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 18 декабрьгә районда барлыгы 67026 килограмм сөт җитештерелгән, бу узган елның шул көне белән чагыштырганда, 3032 килограммга күбрәк. Республика буенча тулай савымны күпләп киметүче районнар исемлегенә кермәсәк тә, тынычланырга нигез юк. Һәр сыердан тәүлеклек савымны уртача республика (11,6 кг), район (12,2 кг) күрсәткечләреннән киметүгә юл куйган хуҗалыклардан Тукай азык-төлек корпорациясендә әлеге күрсәткеч - 7,6, "Вилданов" фермер хуҗалыгында - 8,7, "Биклән" хуҗалыгында - 9,3, "Ярыш" та 9,9 килограмм тәшкил итә. Шул ук вакытта булган азыкны баланслап, туклыклы ферментлар белән баетып бирүне көндәлек режимга керткән Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта һәр сыердан көн саен 15,6 килограмм сөт савалар, реализацияләнә торган продукциянең товарлылыгын да 100 проценттан киметмиләр. Сөтне узган елгыдан түбәнрәк товарлылык белән сатучы "Ирек" (84 проц.), "Чаллы яшелчәсе" (91 проц.), "Биклән" (93 проц.), "Вилданов" КФХ (93 проц.), Тукай азык-төлек корпорациясе (97 проц.) терлекчеләренә азыкны сыйфатын тикшереп, төрләндереп бирүгә игътибарны арттырырга кирәк. Гомумән алганда, район хуҗалыклары малларны кышкы асрау чорына яхшы әзерлек белән керде. Уртача район күрсәткеченә хәлиткеч йогынты ясаган саннардан - узган чорда "Чаллы яшелчәсе" тулай савымны - 2613, "Вилданов" КФХ - 1035, Тукай азык-төлек корпорациясе 599 килограммга арттыруга ирештеләр. Әлеге хуҗалыкларда продукциянең сыйфаты, товарлылыгы да шундый ук темплар белән яхшырсын иде. Районда бүген иң күп сөт сатучылардан: Тукай азык-төлек корпорациясе - 1260 савым сыердан 93 центнер, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык - 570 баш сыердан 86 центнер, "Гигант" - 660 сыердан 81 центнер, "Чаллы яшелчәсе" - 600 баш савым сыердан 72 центнер сөт реализацияли. Кышкы чорда савым көтүен кем ничек асрый, ашата - бу ахыргы нәтиҗәдә, ягъни хуҗалыкның финанс хәлендә чагылыш таба. Сөтнең сатып алу бәясе иң югары булган кышкы чорда бу бигрәк тә мөһим.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында авыл хуќалыгы