Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Гигант» хуҗалыгы бөртекле культураларны урып-җыюны тәмамлады

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 6 сентябрь иртәсенә район буенча бөртекле культуралар 36 мең гектар мәйданда урып-суктырылган. Бу планның 83 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем – 112 мең тонна. Уртача уңдырышлылык – гектарыннан 30,7 центнер. Урак белән беррәттән җирне кышка әзерләү һәм чәчү эшләре бара. Бүгенге көндә 27 мең гектарда җир эшкәртелгән, бу барлык мәйданның 46 проценты дигән сүз. Көзге культураларны чәчү исә соңгы гектарларда бара. 

Районда беренчеләрдән булып бөртекле культураларны урып-җыюны «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы һәм «Гигант» предприятиесе тәмамлады. «Миңнеханов» КФХ хезмәтчәннәренең бүгенгә бәрәңге аласы калса, гигантлыларның 300 гектарда кукуруз җыеп аласы бар. Бөртекле культураларны жыюны тәмамлау уңаеннан шушы көннәрдә «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов ун көн эчендә 10 мең центнер ашлык суктырган комбайнчыларга һәм үләннәрне теземнәргә салучыларга 5әр мең сум күләмендә премия бирде. 
– Шушы егетләр – ашлык суктыру комбайнында эшләүчеләр Флорис Миңнегалиев, Ирек Димөхәммәтов, Рамил Шәйхетдинов, теземнәргә салучылар Ринат Шәйхетдинов, Илгиз Шәйдуллин хуҗалык басуларындагы барлык бөртекле культураларны җыйдылар. Егетләргә рәхмәттән башка сүз юк. Урак вакытында бер борчыган чаклары булмады, эштән башка бер нәрсә дә белмәделәр, – дип сөйләде игенчеләре турында Риф Хәнифович.
Бүләкләү тәмамланганнан соң Риф Имамов механизатор Илгиз Шәйдуллинга шатлыклы хәбәр җиткерде. Урак тулысынча тәмамланганнан соң, хуҗалык тарафыннан әлеге механизаторга өч бүлмәле фатир биреләчәк. 10 ел дәвамында хуҗалыкта эшләгәннән соң механизатор торакның тулы хуҗасы булачак.
 Ел авыр килүгә карамастан, быелгы уңыш былтыргыдан азга гына калыша, дип билгеләп үтте Риф Имамов. Хуҗалыкта быел гектарыннан уртача 43-45 центнер уңыш чыккан. Урып-җыю эшләре югалтуларсыз, кыска вакыт эчендә, планлаштырылган вакытка башкарылган. Урак барышында басу-кырларда барлык техниканың 60 проценты эшләгән. Механизатор егетләр көненә 50-60 гектар мәйданны урып-суктырганнар. Урак дәвамында эшләгән игенчеләрнең хезмәт хакы ике айга 100 мең сумга кадәр җиткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев