Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бюджет тармагы хезмәткәрләре, хакимияттә эшләүчеләр хуҗалыкларга терлек азыгы әзерләргә ярдәм итә

Билгеле булганча, районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында кышкы чорга терлек азыгы әзерләү бара. Быел, хуҗалыкларга булышлык күрсәтү йөзеннән, бюджет тармагында эшләүче хезмәткәрләр, хакимиятнең төрле бүлекләрендә хезмәт куючылар район хуҗалыкларына яфраказык, бәйләмле печән, дару үләннәре әзерләшергә чыктылар. Чәршәмбе көнне шундый өмәләрнең беренчесе узды. Бу көнне күмәк тырышлык белән яшь малларга 10 тоннадан артык бәйләмле печән әзерләнде.

Бу көнне хакимиятнең мәдәният, мәгариф, казначейлык бүлекләре, район үзәк дәваханәсе, Биклән, Иштирәк, Мусабай Завод, Түбән Суыксу, Новотроицкое авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре «Биклән» җитештерү кооперативының Түбән Кама районы чигендә урнашкан басуында бәйләмле печән әзерләделәр. 
Без алар янына көндезге 11ләр тирәсендә бардык, эшнең нәкъ гөрләп барган мәленә туры килдек. Басуда 70тән артык кеше иде. Төркемнәргә бүленеп, кайсылары үләннәрне бер өемгә өя, икенчеләре бәйләмнәр ясый. Аннары әлеге бәйләмнәр, КАМАЗ машинасына төялеп, хуҗалыкның терлекчелек фермасына җибәрелә.
– Монда 100 гектар мәйданда айравык, люцерна, солыбаш катнашып үскән. Басуның бер өлешен нәкъ бозауларга бәйләмле печән әзерләр өчен калдырдык. Ярдәмчеләр килер алдыннан гына үләннәрне чабып куйган идек. Әзер печән бәйләмнәрен алып кайтып абзарның буеннан-буена эләчәкбез, аннары алар күләгәдә берничә көн кибә. Бер баш терлеккә 5 бәйләмләп чыгар дибез. Аннары басу янындагы урманга керергә ниятлибез. Бу урманда юкә, имән, өрәңге, карама агачлары үсә. Агачларның яшь ботакларын кисеп, бозауларга яфраказык әзерләячәкбез, – дип сөйләде «Биклән» җитештерү кооперативының зоотехнигы Рәшит Биктимеров.
Мондый форматтагы өмәләр алга таба да дәвам итәчәк. Бүленеш буенча, районның барлык хуҗалыкларына терлек азыгы әзерләүдә булышлык күрсәтеләчәк. Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре һәр елдагыча быел да Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка яфраказык әзерләүдә ярдәмгә килә. Без исә, редакция хезмәткәрләре, бүген «Гигант» хуҗалыгына барабыз. 
Әнә шулай итеп, мондый өмәләр үткәрү традициягә кереп бара, район хуҗалыкларындагы яшь малларга бюджет тармагы хезмәткәрләре, хакимият эшчеләре яхшы сыйфатлы азык запасы туплауга үзләреннән саллы өлеш кертәләр. Шуның белән бергә, саф һавада булып, физик хезмәт белән шөгыльләнеп, сәламәтлекләренә дә зур файда алып кайталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев