Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бер көндә 12 тоннадан артык яфраказык әзерләдек

Бюджет тармагында эшләүче хезмәткәрләр, хакимиятнең төрле бүлекләрендә хезмәт куючылар тарафыннан районның хуҗалыкларына яфраказык, бәйләмле печән, дару үләннәре әзерләшү буенча өмәләр дәвам итә. Пландагы 90 тонна терлек азыгының 76 тоннасы әзерләнде инде. 

Җомга көнне «Якты юл» газетасы редакциясе хезмәткәрләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Әҗмәкәй, Кнәз, Шилнәбаш авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре Яңа поселогы янәшәсендә урнашкан урманда яфраказык әзерләделәр. Бу көнне күмәк тырышлык белән «Гигант» хуҗалыгының яшь малларына 12 тоннадан артык яфраказык әзерләнде.
Иртә белән редакциянең бер төркем хезмәткәрләре, кулга балта алып, эш бияләе киеп, Яңа поселогына юл тотты. Без эшлисе урман табигатьнең матур бер почмагында урнашкан булып чыкты. Башта безгә яфраказык әзерләү технологиясен аңлаттылар. «Юанлыгы 1,5, буе 30-50 сантиметрлы яшел яфраклы ботакны яки яшь агач очын кисеп алабыз һәм 30-40 сантиметр калынлыкта себерке итеп бәйлибез», – диделәр безгә. Беребез юкә, өрәңге, миләш, чикләвек агачларының яшь ботакларын кисеп, кечкенә өемнәргә өйде, берничәбез, әлеге ботакларны бәйләмнәргә җыеп, себерке итеп бәйләде. Саф һавада, табигатькә хозурланып, бер өем яфраказыкның җыелуын сизми дә калдык. Санап карасаң, биш кешегә 100дән артык бәйләм әзерләгәнбез. Бердәмлектә – көч дип белми әйтмиләр шул. Аннары урманда яфраказык әзерләшкән хезмәттәшләр һәм «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов белән кыр шартларында төшке аш ашадык. Тәндә арыганлык, талчыгу хисе дә сизмәдек. Киресенчә, табигатькә ялга чыккан кебек кенә булдык. Шулай итеп, бер баш терлеккә биш бәйләм дип исәпләсәк, кышкы чорга 20 бозауны яфраказык белән тәэмин иттек.
Шулай ук, җомга көнне район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, Иске Абдул, Иске Дөреш, Теләнче Тамак, Яңа Бүләк, Комсомолец авыл җирлекләренең бюджет тармагында эшләүчеләре Сәйдәшев исемендәге хуҗалык-
ка яфраказык әзерләүдә ярдәмгә килделәр. Бу көнне әлеге хуҗалыкның абзарларына 14 тоннадан артык яфраказык кайтарылды.
Мондый өмәләр бу атна тәмамланганчы дәвам итәчәк. Бүленеш буенча, «Тимерхан» агрофирмасына, «Камский» җитештерү кооперативына, «Тукай» азык-төлек корпорациясенә, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгына, «Ярыш» хуҗалыкларына терлек азыгы әзерләүдә булышлык күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев