Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Басуларда беренче культуралар тишелә башлады

12 майга районда язгы чәчү 75 процентка башкарылды. Бөртекле культуралар мәйданнарының 82 проценты чәчелде. Беренче культуралар кайбер басуларда инде матур гына тишелеп килә. «Чаллы яшелчәсе» бөртеклеләрне чәчүне төгәлләде, «Кама-Бекон»да, авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган кыр эшләре көндәлегеннән күренгәнчә, 300 гектарга якын мәйдан, ягъни эшнең 5 проценты калып бара. Калган хуҗалыклар да...

12 майга районда язгы чәчү 75 процентка башкарылды. Бөртекле культуралар мәйданнарының 82 проценты чәчелде. Беренче культуралар кайбер басуларда инде матур гына тишелеп килә.

«Чаллы яшелчәсе» бөртеклеләрне чәчүне төгәлләде, «Кама-Бекон»да, авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган кыр эшләре көндәлегеннән күренгәнчә, 300 гектарга якын мәйдан, ягъни эшнең 5 проценты калып бара. Калган хуҗалыклар да өзеклекләрсез эшли.

Азык культураларының исә 55 проценты чәчелде. Бу юнәлештә Сәйдәшев исемендәге, «Чаллы яшелчәсе», «Биклән» лидерлар рәтендә кала бирә. «Кама» агрофирмасы чөгендер чәчүне тәмамлады. Шулай итеп, быел районда барлыгы 3023 гектарга шикәр чөгендере үсәчәк. Бәрәңге утырту әлегә дәвам итә. Яшелчәләргә килгәндә, «Чаллы яшелчәсе» басуларында кишер һәм аш чөгендере тулысынча утыртылып бетте. Кәбестәгә билгеләнгән 35 гектар җирнең 30ына орлык керде. Хуҗалыкның агрономы Илфак Галиевның әйтүенчә, бу эшне бүген-иртәгә тәмамлаячаклар. Биредә механизаторлар Ринас Яруллин һәм Рамил Сәгъдиев эшлиләр. Белгеч шушы көннәрдә бәрәңге утыртуга керешүләрен билгеләп үтә. Бүгенгә биредә Рәмис Хәкимов агрегаты эшли. Әлегә орлык 50 гектарның 6сында җиргә кергән. «Безнең басуларда да арпа тишелә башлады. Хәзер аларга гербицидлар кертергә, авыруларга каршы чаралар күрергә керешәбез», - ди Илфак Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев