Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Барлык чәчүлек мәйданның 21 процентында ашлык суктырылды

Белгечләр әйтүенчә, быелгы сабан культуралары өчен һава шартлары бик үк уңай булмады. Шулай да узган ялларда явып үткән яңгырларның язгы культураларга бик файдалы булганын белдерәләр алар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 7 август иртәсенә бөртекле культуралар 9,4 мең гектар мәйданда урылган, шуның 9,1 мең гектары суктырылган, бу планның 21 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем – 32 мең тонна, шуның 28 мең тоннасы көзге бодай, 3 мең тоннасы – арыш. Уңыш гектарыннан уртача 35 центнер чыга. Аграрийлар көзге культураларны урып-жыюны тәмамлау алдында торалар. Бүгенге көндә пландагы 10522 гектарның 84 проценты урып җыелган. «Гигант» хуҗалыгы, «Ирек» җитештерү кооперативы арпа егарга кереште. «Кама» агрофирмасы исә борчакны урып суктыра башлады. Бу культураның гектарыннан уртача 23,5 центнер уңыш алына.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X