Тукай районында орлык җитәрлек, сыйфаты да яхшы
- Район хуҗалыклары быелгы чәчүгә 13 мең тоннадан артык яхшы сыйфатлы орлык әзерләделәр. Чәчү алдыннан үткәрелүче анализ нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барлык орлык та яхшы тишелешле. Шул ук анализ орлыкның төрле авырулар белән зарарланган өлеше нибары 20 процентка кадәр булуын күрсәтте, - дип әйтте күптән түгел, атналык киңәшмәләрнең берсендә...
Чәршәмбе көнне без Бәтке авылына, «Чаллы яшелчәсе» җәмгыятенә юл алдык. Барышлый, хуҗалыкның Нефтебаза поселогы янындагы кырда эшләүче тракторларны шәйләп алдык. Кара җир өстендә кара-кызыл тракторлар әрле-бирле җитез генә җир тырмалап йөри. «Чаллы яшелчәсе» амбарында безне каршы алган баш агроном Василий Лысенков иң элек шул хакта, кырдагы эшләр турында сөйләп алды.
- Күпьеллык үләннәрне тукландыруны тәмамлап, уҗымнарны тукландыруга, күпьеллык үләннәрне тырмалауга керештек. Туңга сөрелгән җирдә дә эш башланды. Бүген кырда 12 тырма агрегаты эшли. Хуҗалыкта барлыгы 3759 гектар күпьеллык үлән, туңга сөрелгән җир, 600 гектар уҗым бар. 1959 гектар җирне культивацияләүдә 5 агрегат катнашачак, - диде Василий Сергеевич.
Аннары без Василий Лысенков, ындыр табагы мөдире Нурзилә Хуҗиәхмәтова белән саклагычларга таба юнәләбез. Тиздән чәчү башлана, моңарчы орлыкны әзерләп бетерәсе дә бар.
- Апрельнең 15ендә орлыкларны препаратлар белән эшкәртә башладык. Эшне тиз, сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз, - дип елмаеп каршы ала безне хуҗалык эшчеләре.
Ә алар биредә өчәү: ике хатын-кыз һәм бер ир-ат. 350 тонна бөртекле һәм кузаклы культура орлыгын махсус препараталар белән эшкәртүдә нәкъ менә алар - Оксана Коршунова, Ландыш Таҗетдинова, Андрей Слепнев эшли. Аларның һәркайсы «Чаллы яшелчәсе»ндә күптәннән. Тәҗрибәләре шактый булып, эш җаен яхшы белгәнгә алар үзләренә йөкләнгән һәр эшне җиренә җиткереп башкаралар.
Орлыкларга килгәндә, биредә ул җитәрлек.
- Саклагычларда барлыгы 350 тонна орлык бар. Шуларның 150 тонассы - арпа, 172се - бодай, 18е - солы һәм 10 тоннасы борчак. Орлыкны «экономикс», «гумми - 20», «батыр» препаратлары белән эшкәртәбез. Яңарак кына арпа орлыгын чәчүгә әзерләп бетердек, хәзер бодай орлыгына күчәбез, - диде Нурзилә Хуҗиәхмәтова.
Аннары «Чаллы яшелчәсе»ндә 2 тонна элиталы орлык та сатып алганнар. Димәк, хуҗалыкта орлыкларны яңартып тору, сыйфатын яхшырту турында уйлап, кайгыртып торалар.
- Чәчүгә орлыгыбыз җитәрлек, кытлык юк. Сыйфаты да яхшы булганга, аларның тишелеше әйбәт булачак дип фаразлыйбыз. Шулай да күп нәрсә һава торышына да бәйле. Чәчүен чәчәрбез, дымы җитсен дә, яшеллек күтәрелсен өчен вакытында яңгыры гына яусын, - диде саубуллашканда Василий Лысенков.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 12:10Сулыш органнарын саклагыз «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, шулай ук халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында Тукай үзәк дәваханәсе 2021 елның 11 январеннан «Сулыш органнары авыруларын профилактикалау» декадасы үткәрде. Дәваханәнең участок табиб-терапевты Рәмилә Галиуллина сулыш органнарын авыруларын кисәтү буенча үз киңәшләрен бирә.8700
-
23 гыйнвар 2021 - 10:25«Ел укытучысы – 2021» Узган елның декабрь аенда педагогларның һөнәри осталыгын сынау максатыннан районда «Ел укытучысы» бәйгесенең беренче туры үткән иде. Анда мөгаллимнәребез «Ел укытучысы», «Педагогик дебют», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинацияләрендә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге турда укытучылар үз дәресләрен видеоязма итеп җибәрделәр.7500
-
22 гыйнвар 2021 - 16:05Бордыда – Нардуган бәйрәме Керәшеннәрдә ел фасылларына караган, табигать күренешләренә бәйле рәвештә үткәрелә торган йолалар, гореф-гадәтләр бик кызыклы. Кызганычка каршы, ул борынгы йолалар һәм йола җырлары хәзерге вакытта сирәк-мирәк авылларда гына сакланып калган.7900
-
22 гыйнвар 2021 - 14:10Миндә дә коронавирус Бүгенге көндә безнең җитәкчебез – «Якты юл» («Светлый путь») газетасы баш редакторы Резидә Юсупова больницада дәвалана. Яңа ел алдыннан авырды. Ул үзенең коронавирус белән ничек көрәшүе турында газета укучыларыбыз белән дә уртаклашырга булды.11500
-
22 гыйнвар 2021 - 13:50«Көтеп утырырга түгел!» Кече Шилнә авыл җирлегендә узган җыенда зарланып чыгыш ясаучыларның кайберләренә район башлыгы Фаил Камаевның җавабы шундый булды.7300
-
22 гыйнвар 2021 - 12:10Амбулаториягә участок терапевты кирәк Бәтке авыл җирлегенә Бәтке авылы, Нефтебаза, Кама поселоклары һәм Круглое Поле авылы керә. 2020 елда биредә 28 бала туган, 57 кеше үлгән. Бәтке авыл җирлегендә иң мөһим социаль объектларның берсе – медицина хезмәте күрсәтүче амбулатория. Анда барлыгы 9 хезмәткәр эшли. Гомумбелем бирү мәктәбендә 407 бала укый, аларга 37 педагог белем һәм тәрбия бирә. «Аленушка» балалар бакчасына 211 бала йөри. Авылда мәдәният йорты, китапханә эшли.7200
-
22 гыйнвар 2021 - 11:30Беренче урында Узган ел нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы эчке эшләр бүлеге 14 бүлек арасында үз категориясендә беренче урын яулады. Бу хакта бүлек башлыгы Владимир Елисеев 2020 ел өчен оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау киңәшмәсендә хәбәр итте.11500
-
22 гыйнвар 2021 - 10:50Бурыч – сөт күләмен арттыру Районда сөт җитештерү күләме артуга таба бара. Бу уңайдан хуҗалыкларның нәтиҗәле эшләвен, нәселле терлекләр сатып алуын билгеләп үтәргә кирәк. Әйтик, 2020 елда районга барлыгы 458 баш башмак тана кайтарылды. «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ, «Тукай азык-төлек корпорациясе», «Ирек» җитештерү кооперативы, «Миңнехуҗина» КФХ терлекләрнең баш санын яңарттылар. «Гигант» ҖЧҖендә заманча терлек азыгы әзерләү үзәге, савым залы, бозаулар торагы төзелде. «Вятские Зори»ның да терлек азыгы әзерләү үзәге бар. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта 400 баш сыер малы өчен яңа корпус файдалануга тапшырылды. «Миңнехуҗина» КФХда ике ферма төзелде. Быел «Ирек» һәм «Вилданов» хуҗалыклары заманча савым заллары төзүне планлаштыралар. Быел шулай ук терлекчелектә тулысынча ясалма орлыкландыруга күчү ниятләнә. Болар барысы да сөт җитештерүдә әйбәт нәтиҗәләргә ирешү өчен этәргеч булып тора.10300
-
22 гыйнвар 2021 - 05:41Язмышны үзгәртеп буламы? Кешенең язмышы үзе туганчы ук язылган була, диләр бит.12400
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
30 декабрь 2020 - 16:10Яңа ел табынына Яңа ел өстәленә ризыклар әзерләү – бәйрәмнең иң мөһим бер өлеше. Хуҗабикәләр алдан ук менюны күзаллый, табынга ниндидер гадәти булмаган яңа әйбер әзерләргә яки иске рецептларны яңартырга тырыша. Астрологлар ризыклар исемлеген киләсе ел талисманына туры китереп төзергә куша. 2021 ел Ак Металл Үгез елы. Әлеге куәтле хайванга ошар өчен аның нәрсәләр яратуын исәпкә алмыйча ярамый.69700
-
29 сентябрь 2020 - 08:25Кыш алдыннан иммунитетны ничек ныгытырга? Диетологлар нинди киңәш бирә?78500
-
12 сентябрь 2020 - 11:30Ничек итеп баллы виноград үстерергә? Күп кенә бакчачылар соңгы елларда виноград үстерә. Әмма безнең табигать шартларында күпчелек очракта бу җимеш өлгереп бетә алмый, ул бераз әчерәк була. Татарстанда баллы виноград үстерү – ул үзе бер фән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән берлектә әлеге җимешне үстерү буенча киңәшләрен бирүне дәвам итә. Алар тукайлыларга да мул һәм баллы уңыш алырга ярдәм итәр.81401
-
23 гыйнвар 2021 - 09:00
-
22 гыйнвар 2021 - 10:20
-
22 гыйнвар 2021 - 10:00
-
22 гыйнвар 2021 - 09:00Князево авыл җирлеге: сораулар һәм җаваплар– Ел саен җитәкчелеккә: «Казиле авылындагы клубка кайчан электр һәм җылылык кертәсез?» – дигән сорауны бирәм. Чөнки өлкән буын вәкилләренең клубка җыелып бер-берсен күрәсе, аралашасы килә, – диде Казиле авылында яшәүче Равил Гәрәев Князево авыл җирлеге җыенында.12300
-
21 гыйнвар 2021 - 12:40Театр уйныйбыз! Ел саен район күләмендә үтә торган «Битлек» фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. Район башлыгы Фаил Камаев Күзкәй мәдәният йортында бу чарада җиңү яулаган коллективларны котлады, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.17200
-
21 гыйнвар 2021 - 10:35Ашлама кемдә җитәрлек? Минераль ашламаларга субсидия алу өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы чәчүгә 1 гектарга 40 килограмм исәбеннән тәэсир итүче матдә әзерләнергә тиеш дигән шарт куйды.15400
-
21 гыйнвар 2021 - 13:05Яшь эзләнүче Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча яшь эзләнүчеләр бөтенроссия конкурсында үз проекты белән Князево мәктәбеннән 7нче сыйныф укучысы Владислав Нужин катнашты.14600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Юсупова
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика