Якты юл
  • Рус Тат
  • Район хуҗалыклары язгы кыр эшләре белән бергә, күп еллар эшкәртелмичә яткан пай җирләрен алып, аларны файдалануга кертерлек итеп эшкәртүгә алындылар

    Атна башында гадәттәгечә хуҗалыкларга чыгып чәчүнең барышы белән танышып йөрергә исәп бар иде. Алдан сөйләшеп куелган хуҗалыкка юлга чыгарга җыенганда, планнар җәһәт кенә үзгәреш кичерде. Хәер, берсе икенчесенә комачау итми дигәндәй, без берьюлы ике балык башын тотарга булдык. Ике көн эчендә ике хуҗалыкта: «Кама-Бекон» җәмгыяте һәм «Биклән» җитештерү кооперативы киңлекләрендә...

    Язма башында республика күләмендә чәчү эшенең нинди рәвештә баруын да тасвирларга кирәктер бераз. Бу атнаның чәршәмбесенә, 14 майга, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республика игенчеләре 1280,6 мең гектар җирдә (73 процент) чәчү эшләре башкарган. Гомумән, республика буенча 385,8 мең гектар (96 процент) - арпа, 352,3 мең гектар (74 процент) - сабан бодае, 56,7 мең гектар (90 процент) борчак чәчелгән. Район игенчеләре дә җиң сызганып эшли.

    - 14 майга районда сабан культураларының 66 проценты чәчелде. Шул ук вакытта хуҗалыкларда яшелчә һәм бәрәңге утырту эше бара, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.

    Соңрак башлап, иртәрәк төгәлләделәр

    Сишәмбе көнне җәмгыятьнең «Татарстан» бүлекчәсе кырларының берсендә безне «Кама-Бекон»ның баш агрономы Андрей Хохлов каршы алды. Без сөйләшкән арада «Джон Дир» чәчү комплексында эшләүче урта яшьләрдәге механизатор Рамил Зәкиев, ягулык машинасын йөртүче Рөстәм Апусов тракторга ягулык салу белән мәшгуль иде.

    - Чәчүгә 3 майда төшкән идек. Иртәгә аны төгәлләргә исәплибез. Хуҗалык кырларында эшләүче 10 чәчү агрегатының барысы диярлек кичә «Калмаш» бүлекчәсендә эшләде, бүген барлык техник көч «Татарстан» бүлекчәсе җирләрендә тупланды, - диде Андрей Валентинович.

    Ул арада Рамил Зәкиев һәм Рөстәм Апусов эшләрен тәмамлап, ягулык алганлык турындагы кәгазьләргә кул кую белән шөгыльләнәләр иде. Без исә алар белән бераз сөйләшеп алырга булдык.

    - «Кама-Бекон»да күп еллар эшлибез инде. Рамил бер 15 еллап, мин 18 ел тирәсе. Эшебездән, тудырылган шартлардан канәгать. Хезмәт хакына кризис әллә ни йогынты ясамады сыман. Элекке ничек алган булсак, шул күлмәдә вакытында биреп баралар, - диде Рөстәм Ирек улы, хезмәттәше белән бергә елмаеп.

    Чиста, пөхтә эш киеменнән булган бу уңган эшчеләр, җәмгыятьтәге башка тырыш белгечләр белән бергә, быел да чәчүдә шактый эш башкарганнар. Җәмгыятьтә җәмгысы 8 мең гектар җирнең 5 мең гектары - чәчүлек җирләре. Чәчү башланганнан бирле биредә 200 гектар - люпин, 300 гектар борчак чәчкәннәр. Арпа белән бодай чәчәселәре генә калган. 2,5 мең гектарда тагын арпа, бодай уҗымы ныгып килә.

    - Иртәгә чәчү эшләрен төгәллибез. Бүген сабан культуралары - арпа белән бодайның соңгы гектарларын чәчәбез. Аннары уҗымнарны корткычлардан саклау өстендә эшли башлаячакбыз, - дигән иде Андрей Хохлов сишәмбе көнне. Чәршәмбе көнне исә «Кама Бекон» чәчүне төгәлләде.

    Пай җирләрен эшкәртү бикләнлеләргә файдалымы?

    Быелгы язда кайбер хуҗалыклар авыл халкының пай җирләрен эшкәртә башлады. Ел саен агач-куак, чүп үләне үсеп, шактый еллар ташландык хәлдәге әлеге җирләрне эшкәртү мәсьәләсе берничә ел буена халык җыеннарында күтәрелгән иде. Инде менә, ниһаять, әлеге проблема да урыныннан кузгылып, чишелә башлады. Газетабызның узган саннарының берсендә без «Гигант» хуҗалыгының шундый җирләрдә чәчү эшен алып баруы турында язып үткән идек инде. Шундый ук ташландык хәлдәге җирләрне «Биклән» хуҗалыгы да быел рәткә китерергә тырыша - пай җирләрендәге агачларны тамырыннан алып чистарту, сөрү эше белән шөгыльләнә.

    - Иштирәк авылы янындагы пай җирләре бер биш еллап караучысыз, ташландык хәлдә торды. Шушы вакыт эчендә аны чүп үләне, өрәңге ише әрсез агач-куаклар басты. Быел шул җирләр хисабына хуҗалык җирләрен киңәйтеп, эшкәртә башладык. Пай җирләре хуҗаларына бу отышлы. Бездә файдалануда булган әлеге җирләр өчен алар ашлыгын, печән-саламын алачак. Безгә дә файдасы бар. Чөнки күп балалы гаиләләргә һәм нефтьчеләргә бирелгән җирләр аркасында берничә елда безнең кооперативтагы җирләр 1 мең гектарга кимеде. Әлеге пайлар ярдәмендә исә без хуҗалык мәйданнарын киңәйттек, - диде «Биклән» хуҗалыгы җитәкчесе Рафаэль Хаматов күрешү белән.

    Аннары без аның белән бергә Иштирәк ягына юл алдык. Гадәттәгечә, юлыбыз тимер юл кичүе аша узды. Ләкин ничектер бу чәршәмбе көнендә ягулык цистерналары төягән поезд үч иткәндәй юлыбызга төшеп, озак туктап, юлыбызны бүлде. Безнең кебек ук Иштирәк ягына юл тотучы башка юлчылар да шушы «бөке»дә туктап калды.

    - Менә шушы юл кичүе аркасында бөтен Иштирәк халкы белән бергә без дә зыян күрәбез, - дип уфтанды Рафаэль Габделхәй улы. - Ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү хезмәткәрләре шушы кичү аркасында күп очракта ярдәм көтүче кешеләргә вакытында эләгә алмый. Шушылай юл өстендә сәгать ярым, ике сәгать, өчәр сәгать тә торырга туры килә. Хуҗалыкка да зыяны шактый. Безнең җирләрнең шактые, 30 проценты, Иштирәк җирлеге ягында урнашкан бит. Менә шушындый тимер юл транспорты тоткарлаулары аркасында, безнең эшебез дә туктап тора. Поезд кузгалып юл ачылганчы шактый вакыт уза, күпме гомер бушка сарыф ителә. Эшчеләребезне дә күп вакытта шул сәбәп аркасында вакытында ашата, техниканы ягулык белән тәэмин итә алмый калабыз.

    Ул арада, вакытны югалтмыйк дип, хуҗалык җитәкчесе Иштирәктә яшәүче фермер Марат Закировка шалтырата, мине поездга тагылган цистерналар астыннан чыгарып, аңа тапшыра. Без исә сөтчелек белән шөгыльләнүче, үзенең дә шушы тирәдә пай җирләре булган фермер участогына юл алабыз.

    - Пай җирләренең эшкәртелә башлавы авыл халкы өчен сөенеч инде ул. Ташландык җиргә салым түләп ятканчы, аның хуҗалыкта булып, куллануга биргән өчен ашлыгын, печәнен, саламын алу, әлбәттә, файдалы. Ә менә «Биклән» өчен бик авыр эш булды ул. Көздән үк әлеге җирләрне агачы-куагы белән үскән печәннән арындыруда хуҗалык ничә тапкыр комбайн ургычларын сындырып бетерде. Әлеге җирдә нидер чәчеп, уңыш алганчы бик тырышып, шактый эш башкарырга, көч куярга кирәк әле, - диде кырга барып җитәрәк Марат Закиров.

    Ниһаять, тиешле урынга килеп төштек. Безнең янга чираттагы рәтен сөреп чыгарып «К-700» тракторында эшләүче, районда алдынгы механизаторларның берсе Илшат Мостафин да килеп туктады. Әлеге авыр участокны аңа тапшырганнар икән. «Амкодор» төягече белән агачларны тамырыннан алып чыгаргач, сөрү эшен дә аңа тапшырганнар.

    - Мондый җирләрне тәртипкә китерүе җиңел түгел, әлбәттә. Ләкин, аны да эшкәртмичә тотып булмый бит. Җирнең файдасы булырга тиеш, - ди Илшат Наил улы.

    Чыннан да, тырышлыклары күренеп тора. Хәзер бер генә караш ташлау белән кара туфракның сабаннан нинди йомшак булып чыгуы күренеп тора. Аннары кулга алгач та җир таралып тора. Яңа җир өстендә үлән, тамыр чүбен дә шәйләмәдем алай. Шулай да Рафаэль Габделхәй улы әйтүенчә, бу җирләрдә чүп үләннәренә каршы күп эш башкарырга туры киләчәк әле.

    Чәчүгә килгәндә, «Биклән» кооперативында чәршәмбе көнгә шактый җир чәчелгән иде. Кырдагы өч агрегатта Рәсим Нуретдинов, Чыңгыз Миңнегалиев, Фоат Шәйхетдинов эшли. Аларның һәркайсы әлеге хуҗалыкта күп еллар намус белән эшләүче уңган, төп Биклән авылы кешеләре.

    - Бүгенге көндә якынча 400 гектар - арпа, 50 гектар - борчак, «Тулпар» спорт мәктәбе атлары өчен «конкор» сортлы 100 гектар солы чәчтек. Тагын 700 гектар сабан бодае чәчәсе генә кала. Көннәр яхшы торса, дүрт көндә чәчүне төгәлләрбез дип уйлыйм. Аннары корткычларга каршы эшне башларга ниятлибез. Моның өчен препаратларыбыз да бар, техникабыз да әзер, - диде хушлашканда Рафаэль Хаматов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: