Авыл хуҗалыгы

Ашлык амбарларында якын арада ремонт эшләрен тәмамлау мөһим

Районда максатчан программа буенча 11 сыер фермасы ремонтлана, бүгенге көндә әлеге эш 83 процентка башкарылган. Шулай ук хуҗалыкларның дүрт машина-трактор паркында ремонт эшләре бара.

Бу эшнең яртысыннан артыгы үтәлгән. Программада шулай ук ике яшелчә складын ремонтлау каралган. Орлык чистарту комплекслары, орлык саклау складлары һәм ашлык амбарлары төзекләндерелә. Барысы – 11 объект. Аларда якын арада ремонтны тәмамлау бурычы куелды. Боларга өстәп, районда тагын тугыз силос-сенаж базы төзелә. 


Нет комментариев