Якты юл
  • Рус Тат
  • Ашлыкның иң яхшысын – орлыкка

    Урак чылбырының кайнар ноктасы - ул ындыр табагы. Комбайннардан кайткан ашлык катлаулы машиналар аша чистартылып, орлыкка һәм фуражга аерып салына.

    Ашлыкны элеккеге кебек көшелләрдә озак яткыруның ихтыяҗы юк, чөнки техника көчле, көне-сәгате белән эш итәсең. Моны "Тукай азык-төлек корпорациясе"нең Куады һәм Түбән Суыксу авыллары ындыр табакларында ачык күрдек. Һәркайсында механикалаштырылган куәтле ашлык чистарту комплекслары. Ындыр табагында себерке, көрәк тоткан кешене сирәк очратасың. Куады ындыр табагы мөдире Илдар Шәяхмәтов яңа урак сезонын ныклы әзерлек белән каршылаулары турында сөйли. Былтыр урак алдыннан көчле давыл ындыр табагы түбәсен, калайларын кубарып, бөгеп, әллә кайларга илтеп ташлаган. Баганаларын аударган. Хуҗалыкка йөзләрчә мең сумлык зыян салган. Быел яздан, җимерелеп яткан ындыр хуҗалыгын яшь егетләрдән торган биш кешелек звено җиң сызганып торгызырга керешә. Вакыт белән исәпләшмичә, төнгә кадәр эшләп, төзелеш мәйданында баганалар утырталар, яңа өрлекләр урнаштыралар, профнастил белән түбәсен ябалар. Илдар Шәяхмәтов авыл егетләре - Чаллы кулинария техникумында пешекче һөнәрен үзләштерүче Илназ Хәмәтҗанов, югары уку йорты студенты Марат Хасыймов, армия хезмәтеннән кайткан улы Илнур Шәяхмәтов һәм авыл егете Альберт Зариповларның тырышлыгы белән ындыр табагының урак башлануга төзелеп бетүен мактап сөйләде. Хәзер шул ук яшьләр звеносы ашлыкны беренчел чистартуда өлгерлек күрсәтә. Комплекс башлыгы, тәҗрибәле белгеч Фарил Хуҗин яшьләрне "ЗАВ-10" эшчәнлеге белән ныклап таныштыра, ашлыкны чистарту һәм киптерү агрегатлары эшенә җәлеп итә.

    Күптән түгел коеп яуган яңгырдан соң кырдан дымлы арыш кайткан. Дымлылыгы 22 процентка җиткән. Ул тиз кызып, күгәрергә мөмкин. Шуңа күрә аны җылы һава өрдереп киптерергә туры килә. Арышны орлыкка бары шушы бригадада әзерлиләр. Без булган көнне Илдар дымлылыкның 14 процентка төшүен әйтте. Белгечләр бәяләвенчә, бу күрсәткеч тә югары икән. Орлыкны тулы кондициягә җиткерү өчен янә 2 процентка төшерү мөһим. Менә шулай кат-кат чистартып, тикшереп һәм киптереп, 40 тонна арышны чәчүгә әзерләгәннәр инде.

    Басудан кайткан һәр машина үлчәү аша керә. "Быелга кадәр үлчәүче вазыйфасын үзем башкара идем. Техника белән бәйле һәм оештыру эшләре күбәйгәч, әлеге җаваплы урынга авылдашым Нурания Фатыйхованы чакырдым. Ул иртәдән кичкә кадәр, комбайнчылар белән бер үк вакытта эшен башлый һәм төгәлли", - ди Илдар Шәяхмәтов. Илдар үзе дә берничә һөнәргә ия белгеч. Ындыр табагында ихтыяҗ туа икән, машинага, я тракторга утырып, амбарга орлык илтә, чистарту машиналарын эшләтә. Төзелеш елларында берара Чаллы елга портында эшләп алган. Әмма туган җире тартып кайтарган, тапшырган эшне яратып, күңел биреп эшли. Әнә ындыр табагы юлы яңгырдан соң чакырлы-чокырлыга әйләнгән. Аларны машиналардан ашлык коела күрмәсен дип, ком белән тигезләгәннәр.

    Куадыдан кайтышлый Түбән Суыксу ындыр табагына тукталдык. Ындыр табагы мөдире Марат Сафин амбарларның агартылып, дезинфекцияләнүен, ашлык чистарту комплексы һәм киптерү агрегатының төзеклеген әйтә. Тонык тавыш чыгарып ЗАВ-20 эшли. Басудан иң элек "казанец" сортлы борчак кайткан, аны комплекс аша чыгарып, 70 тоннасын орлыкка салганнар. Хәзер басудан тритикале кайта. Чыгышы әйбәт, гектарыннан 20 центнердан артык. Аны киптереп фуражга әзерлибез", дип таныштыра эш барышы белән М. Сафин. Биредә 9 кешелек яшьләр бригадасы эшли. Студентлар, югары сыйныф укучылары. Алар тәҗрибәле игенче-остазлары Шәйхенур Галиуллин җитәкчелегендә Польшада эшләнгән киптергеч агрегатында һәм ашлык чистарту комплексында эшлиләр. Шәйхенур егетләрнең уттай эш өстендә эшләүләрен әйтте. Студентлар, шушы җирлек егетләре Аркадий Логинов, Салават Шәрәфиев, Түбән Суыксу урта мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Рамис Хөснетдинов, төрле уку йортлары укучылары Айзат Шәмсиев, Рәфкать Гәрәев, Рамис Садриевләрнең исемнәрен атады. Алар җәйге каникул һәм ял вакытларында урак өстендә хуҗалыкта эшләп, гаилә бюджетын тулыландыралар.

    "Тукай азык-төлек корпорациясе" кырларында урак кызгыннан-кыза. Тәҗрибәле игенчеләр янәшәсендә яшьләрнең чыныгу алуы, ындыр табагында һәм басуларда техника белән мөстәкыйль идарә итүләре күңелдә горурлык уята. Алар ярдәме белән булган уңышны түкми-чәчми җыеп алганда, хуҗалык келәтләре ашлык белән тулар, яхшы орлык салыныр. Басу-ындыр табагы чылбыры төгәл эшли, дигән тәэсир көчәя.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: