Лариса Васильева автор яңалыклары
-
Һәр иҗат җимеше үзенчәлекле
Быел Республика көнендә беренче тапкыр районда «Чәчәкләр фестивале» узды. Дөрес, әлегә бу чараны фестиваль итү өстендә эшлисе дә эшлисе әле безгә. Бәлки озак еллар Чаллыда үткәрелә торган чәчәкләр бәйрәменнән дә өйрәнеп, киләсе елларда аны камилләштерәсе булыр. Фаил Камаев «Чәчәкләр бәйрәме» авыл җирлекләре һәм бюджет оешмалары арасында күпмедер дәрәҗәдә көндәшлек рәвешендә узарга тиеш дип саный. Әлеге бәйрәмгә предприятиеләр дә кушылырга һәм чәчәк композицияләренең проектлары алдан ук әзер булырга тиеш.
-
Республика көнен бәйрәм иттек
Быел Республика көнен район күләмендә Новотроицкое авылында билгеләп үттек. Тукайлылар ул көнне авылның берничә ел элек кенә төзелгән мәдәният һәм ял паркына җыелды. Шунда ук «Чәчәкләр фестивале» оештырылды.
-
Фаил Камаев: «Нигә әле инглиз телен балалар бакчасыннан ук укытмаска?»
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә район башлыгы Фаил Камаев педагоглар коллективы алдына шактый саллы бурычлар куйды. Алар арасында иң мөһимнәре дип ул балаларга хезмәт тәрбиясе бирүне һәм бакча яшеннән үк полилингваль укытуны, аерым алганда, дөньякүләм тел – инглиз теленә өйрәтүне атады. Бу – алдагы елларда тормышка ашырырга тиешле проектлар, диде ул.
-
Ленар Авзалов: «Халык безне аңлый. Мин рәхмәтле»
Республика экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан игълан ителгән чарага кушылып, районда да санитар чистарту икеайлыгы үтте. Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Авзалов тарафыннан бу турыда махсус карар чыгарылды. Инде икеайлык тәмамланды, бу юнәлештә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, кайсы участокларда проблемалар барлыгы, хәл итәсе мәсьәләләр ачыкланды. Узган атнада исә авыл җирлекләре башлыклары райондагы һәр авылда булып, бер-берсенең эшенә бәя бирде. Рейд вакытында иң чиста һәм төзек биш җирлек билгеләнде. Аларга, һәр елдагыча, Сабантуйда махсус бүләкләр – бензин белән эшләүче пычкылар һәм беренче урынны алганына күчмә кубок тапшырылачак.
-
«Һәр көн үлем көтеп, ачлы-туклы яшәгән кешеләр бит без»
«Сугыш хәсрәтен күргән әти-әниләребезне, абый-энеләребезне, апа-сеңелләребезне, гомумән, ул авыр елларда тырышып-тырмашып, ачлы-туклы дөнья көткән һәркемне бүгенге тормышка кайтарып карар идем мин. Күрсеннәр иде хәзерге муллыкны. И-и, ничек рәхәт бит хәзер. Тормышның кадерен белегез, балалар, шөкер итеп яшәгез», – ди Новотроицкое авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Фәһимә Борһанова. Ул шушы көннәрдә 95 яшен тутыра.
-
Тукайлылар шимбә өмәсендә катнашты
Санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы кысаларында бүген район авылларында тулы көченә территорияне тәртипкә китерү эше бара. Көздән кул җитмәгән, кышын өстәлгән чүп-чар җыела, халык үз ихатасында эшли, капка төпләрен чистарта, зиратларны тәртипкә китерә, агач кәүсәләрен акшарлый, яңа үсентеләр утырта. Икеайлык игълан ителгәнгә генә түгел, авыл халкы язын мондый эшләргә күнеккән инде – апрель-май айлары кул кушырып утырыр чак түгел.
-
Яңа Бүләктә – «Әлепле әртисләре»
«Безнең авыл халкы спектакльләрне бик ярата. Шуңа да мондый чараларга зал тутырып киләләр. Ләкин бер нәрсә – театрда уйнардай яшьләрне табу кыен», – ди күптән түгел үзенең 20 еллыгын билгеләп үткән «Нур» халык театры җитәкчесе Дилбәр Гыймазетдинова. Коллективның күпчелеге оешкан елларыннан ук шушында кайнаган, чын артистларга әйләнгән кешеләр. Чираттагы спектакльләрен дә бик оста итеп башкардылар, тамаша залын гөрләттеләр алар. Театрны ул көнне район башлыгы Фаил Камаев та карады.
-
Марат Әхмәтов: «Районда кул җитмәгән күп проблемаларга чишелеш табыла башлады»
«2018 ел Тукай районы өчен сизелерлек матур эшләр белән дәвам итте. Куркып торган, моңа кадәр кул җитмәгән күп проблемаларга чишелеш табыла башлады», – дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район Советының 2018 елга социаль-икътисадый үсеш-йомгаклары һәм 2019 елга бурычларына багышланган утырышында. Чара «Энергетик» мәдәният сараенда 600дән артык кешене җыеп үткәрелде.
-
Фаил Камаев: «Мин сезнең һәркайсыгызга рәхмәтле»
«Безнең иң кадерле байлыгыбыз – кешеләр. Хезмәттә уңышларга ирешкәнбез икән, хөрмәтле райондашлар, ул бары тик сезнең тырышлыгыгыз, фидакарь эшегез нәтиҗәсе. Социаль-икътисадый үсеш буенча Тукай районы республикада шәһәр округлары арасында дүртенче, ә авыл районнары арасында беренче урында, ягъни лидер булып тора. Бу гади эшчеләребезнең, игенче-терлекчеләребезнең, ветераннарның, җитәкчеләрнең, икътисадка саллы өлеш керткән инвесторларның лаеклы хезмәт нәтиҗәсе. Мин сезнең һәркайсыгызга олы рәхмәтле». 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча алдынгылар слетын район башлыгы Фаил Камаев әнә шундый җылы сүзләрдән башлады.
-
Мин үз авылымның бәхетле кызы
Борды авылында туып-үскән, 40 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, туган туфрагына җаны-тәне белән бирелгән, бүген дә шунда гомер итүче Тамара Кузьмина – авылының гына түгел, районның хөрмәтле кешесе. Аны беләләр, яраталар, аерата районның керәшен дөньясында үз итәләр. Гади, аралашучан, сөйкемле, мөлаем һәм тыйнак бу апаны яратмый мөмкин дә түгел. Шушы көннәрдә Тамара Егоровна матур гомер бәйрәмен – 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Каләме тутыкмас журналист, безнең яраткан остазыбыз
– Биредә Заһидә Нәбиуллина утыра иде, эшлиме әле ул? Хат алып килгән идем, – диеп, редакциягә әле бүген дә еш килеп керәләр. – Юк инде, Заһидә апа хәзер Күзкәйдә, – дигәч, телефонын сорап алалар, хәлләрен белешәләр. «Менә ике генә җөмлә язып алып килә, я булмаса, почтадан җибәрә идек, шуннан кәнфит ясап, шундый зур һәм матур мәкалә итеп чыгара иде, – дип сөйләп китәләр аннары.