Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Фаил Камаев:  «Мин сезнең һәркайсыгызга рәхмәтле»

«Безнең иң кадерле байлыгыбыз – кешеләр. Хезмәттә уңышларга ирешкәнбез икән, хөрмәтле райондашлар, ул бары тик сезнең тырышлыгыгыз, фидакарь эшегез нәтиҗәсе. Социаль-икътисадый үсеш буенча Тукай районы республикада шәһәр округлары арасында дүртенче, ә авыл районнары арасында беренче урында, ягъни лидер булып тора. Бу гади эшчеләребезнең, игенче-терлекчеләребезнең, ветераннарның, җитәкчеләрнең, икътисадка саллы өлеш керткән инвесторларның лаеклы хезмәт нәтиҗәсе. Мин сезнең һәркайсыгызга олы рәхмәтле». 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча алдынгылар слетын район башлыгы Фаил Камаев әнә шундый җылы сүзләрдән башлады. 

Ел нәтиҗәләре куандырырлык

Тукай районы – авыл хуҗалыгы районы. Һәм бу исем белән ул чын мәгънәсендә горурлана ала. Республикада җитештерелгән барлык ит күләменең 34 проценты, кош итенең – 39, дуңгыз итенең 59 проценты безнең районга туры килә. Узган ел 134 мең тонна икмәк җыйдык, 27 мең тонна сөт саудык. Бу тармакка кертелгән субсидияләр күләме 470 млн сумны тәшкил итте. 
Башка өлкәләрдә дә күләмле эшләр башкарылды, яңа социаль объектлар төзелде. Федераль һәм республика программалары, иганәчеләр ярдәме белән социаль-мәдәни учреждениеләр, юллар яңартылды. Бу эшләргә 1 млрд 031 млн сумлык капиталь салым кертелде. 
– Мин бүген барлык тукайлылар исеменнән республика җитәкчелегенә, хөкүмәтенә зур рәхмәтемне белдерәм, – диде Фаил Камаев залда утырган башкала кунакларына мөрәҗәгать итеп. – Ә шушы эшләрне башкаруга, районны үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән гади терлекчеләр, сыер савучылар, иген үстерүчеләр, җитештерүнең башка тармакларында хезмәт куючылар билгеләнеп үтәргә, лаеклы бүләкләрен алырга тиеш дип саныйм. Бүген шул максаттан җыелдык та. Барыгызны да чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм, киләчәктә дә исән-имин булып, матур эш күрсәткечләре белән яшәргә, хезмәт итәргә язсын! – дип тантаналы кичәне ачты район җитәкчесе.

Районның беренче почетлы гражданины – Илшат Фәрдиев

Бер ел элек, Фаил Камаев башлангычы белән, районның почетлы гражданины исемен булдыру турында карар кабул ителгән иде. Бу мәртәбәле исемгә районны үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән, җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашкан шәхес, «Электр челтәрләре компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев лаек булды. Слетта районның беренче мактаулы гражданинына күкрәк билгесе һәм таныклыгы тапшырылды. 
Әлеге исемгә ия булу өчен төрле өлкәләрдә (төзелеш, икътисад, мәдәният, балалар тәрбияләү һ.б.) казанышларга ирешү, хезмәтең белән район халкы арасында абруй казанган булу, районның иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлегенә үз өлешеңне кертү шарт. Бу исем Россия Федерациясе яки Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре булган, районда 25 ел хезмәт куйган затларга бирелә.
– Мондый мактаулы исемне алуым киләчәктә сезнең каршыдагы бурычымны тагын да арттыра. Бу бүләкне мин «Агрокөч» җәмгыятендә эшләүчеләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе дип саныйм, шулай дип кабул итәм. Дөньякүләм заманча технологияләр кертеп, Тукай җирендә эшли алабыз икән – без булдырабыз. Моның өчен, иң беренче чиратта, безне эшкә өйрәткән хөрмәтле ветераннарыбызга зур рәхмәт. Тиздән Тукай районы оешуга 45 ел тула. Бу матур датага тагын да матур күрсәткечләр белән килербез, – дип, мактаулы исем өчен тукайлыларга рәхмәтен белдерде Илшат Фәрдиев. «Агрокөч» акционерлык җәмгыятенең «Кама» агрофирмасы җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов Илшат Фәрдиев кулыннан «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» таныклыгын кабул итте. Шулай ук үз хезмәт өлкәләрендә югары уңышларга ирешкән райондашларга – Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдиновка «ТР муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясенең Рәхмәт хатын, Түбән Суыксуның «Ак каен» балалар бакчасы сәнгать җитәкчесе Гөлмира Хәйретдиновага ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының күкрәк билгесен, Новотроицкое мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлфия Усмановага ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. 

Тукайлыларны республика, шәһәр җитәкчелеге котлады

Тукай районы алдынгыларына Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән рәхмәт сүзен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин җиткерде. 
– Без тукайлылар белән ут күршеләр булып яшибез. Сез зур сәнәгать шәһәрен азык-төлек белән тәэмин итәсез. Сез җитештергән продукцияне көтеп алабыз», – диде ул. Аның кулыннан «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Мөнәвир Шәйхетдинов, шәхси ярдәмчел хуҗалык җитәкчесе Илдар Вахитов бүләкләр алдылар. 
Алдынгылар слетының дәрәҗәле кунаклары арасында «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов та бар иде. Ул тормыш һәм хезмәт юлының Тукай районы белән аерылгысыз булуын искәртеп үтте, биредәге халыкның ярдәмчеллегенә рәхмәтен белдерде. «Ә икмәк пешерүче буларак шуны әйтәм, безнең эшне сезнең районнан башка күз алдына да китереп булмый», – диде ул. Киләчәктә бергә эшләүне, районның тагын да үсүен теләде. Эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә үз бүләкләрен тапшырды.
ТР Премьер-министры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән тукайлыларны аның урынбасары Ришат Хәбипов тәбрикләде.
– Сез елның 365 көнен эштә үткәрә торган кешеләр, – диде ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итеп. – Икмәкне дә, терлекне дә бала тәрбияләгән кебек тәрбияләргә кирәк. Республикада җитештерелгән 216 млрд сумлык продукциянең уннан бер өлеше сезнеке. Бу – бик күркәм нәтиҗә. Киләчәктә бу күрсәткеч тагын да күтәрелсен иде, – дип тукайлыларга олы рәхмәтен белдерде Казан кунагы.

Сәхнәгә үз гомерләрендә беренче мәртәбә күтәрелүчеләр дә шактый булды

Тантанада иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, бюджет учреждениеләре билгеләп үтелде. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасыннан беренче урын Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта. Предприятиенең директоры Марат Сафин кубок һәм диплом белән бүләкләнде. Икенче урында – Риф Имамов җитәкчелегендәге «Гигант» җәмгыяте, өченчедә Ришат Хатыйпов җитәкчелегендәге «Р-Агро» оешмасы. Әйтергә кирәк, бу предприятиеләрнең исеме слетта бик еш яңгырады, 300 бүләкләнүче арасында бу хуҗалыкларда хезмәт куючылар шактый күп иде.
Авыл җирлекләре арасында беренче урын дипломы һәм кубок Иске Абдул җирлеге башлыгы Резедә Сафинага бирелде. Икенче урында – Борды, өченчедә – Иске Дөреш, дүртенчедә – Түбән Суыксу, бишенче урында Шилнәбаш җирлекләре. Ит җитештерүче предприятиеләр арасында беренче урын Айрат Гыйльфанов җитәкчелегендәге «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә, икенче урын «Кама-Бекон» җәмгыятендә, өченче урын Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта. Урта мәктәпләрдән ел күрсәткечләре буенча иң яхшысы – Раушания Шаһимәрдәнова җитәкчелегендәге Бәтке мәктәбе, икенчедә – Түбән Суыксу, өченчедә – Кнәз мәктәпләре. Төп гомуми белем бирүче оешмалардан Сәмәкәй мәктәбе билгеләп үтелде. Мәктәпкәчә учреждениеләрдән беренчелек Яңа поселогының Татьяна Васикова җитәкләгән «Березка» балалар бакчасында, икенче урында – Шилнәбашның «Тополек», өченчедә Бәткенең «Аленушка» бакчалары. Мәдәният учреждениеләреннән Тамара Тузеева җитәкләгән Кнәз мәдәният йорты беренче, Мәләкәс – икенче, Теләнче Тамак өченче урынны алды. Фельдшер-акушерлык пунктларыннан Иске Абдулдан Флүзә Габидуллина, Яңа поселогыннан Нәзилә Нуретдинова, Бикләннән Рәмилә Харисова бүләкләнде. Китапханәчеләр арасыннан Күзкәйдән Тәнзилә Шәйхнурова билгеләп үтелде. 
Иң яхшы комбайнчылар, иң яхшы механизаторлар, иң яхшы савымчылар, терлек караучылар, яшелчә үстерүчеләр, фермерлар, шәхси-ярдәмчел хуҗалыкта эшләүчеләр, иң яхшы белгечләр, җитештерү предприятиеләре, хезмәт күрсәтү оешмалары, башка төр учреждениеләрдә эшләүчеләр, иганәчеләр, укытучылар, укучылар, спортчылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре – кыскасы, слетта барысы да искә алынды, мондый дәрәҗәле бүләк алырга сәхнәгә үз гомерләрендә беренче мәртәбә күтәрелүчеләр дә шактый булды. Сыерлардан иң күп сөт алган шәхси ярдәмчел хуҗалыклар саву аппаратлары белән бүләкләнде. Районны үстерүгә зур көч керткән җитәкче ветераннар өчен «Энергетик» мәдәният йортының тамаша залында аерым рәт бирелгән иде. Аларга рәхмәт йөзеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Төрле оешмаларга быел гына эшкә килгән яшь белгечләрне дә сәхнәгә чакырдылар, 11 егет һәм кызга акчалата бүләкләр бирелде. Барлыгы 300 кеше ул көнне мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, дипломнар, акчалата бүләкләр белән кайтып китте.

Киләчәктә дә бергә эшлик! 

Слет программасын башыннан ахырына кадәр Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР фольклор музыка ансамбле озатып барды. Тукай алдынгыларын җырчы шәхсән үзе тәбрикләде, уңышлар теләде. Шулай ук чара район үзешчәннәренең чыгышлары белән дә үрелеп барды. 
– Киләчәктә дә бергә булыйк, бергә эшлик! – дип слетны күтәренке рухта төгәлләде район башлыгы Фаил Камаев. 

Рәфкать Билданов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев