6 февраль 2019 яңалыклары
-
Татарстанда савым сыерлары булган хуҗалыкларга март аенда субсидия биреләчәк
Моның өчен республика бюджетыннан 391 млн сум бирелгән.
-
Тукайлылар республика этабына чыкты
1 февраль көнне Әгерҗе шәhәрендә «Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын кыз карашы» республика конкурсының зона этабы узды.
-
Фаил Камаев: «Мин сезнең һәркайсыгызга рәхмәтле»
«Безнең иң кадерле байлыгыбыз – кешеләр. Хезмәттә уңышларга ирешкәнбез икән, хөрмәтле райондашлар, ул бары тик сезнең тырышлыгыгыз, фидакарь эшегез нәтиҗәсе. Социаль-икътисадый үсеш буенча Тукай районы республикада шәһәр округлары арасында дүртенче, ә авыл районнары арасында беренче урында, ягъни лидер булып тора. Бу гади эшчеләребезнең, игенче-терлекчеләребезнең, ветераннарның, җитәкчеләрнең, икътисадка саллы өлеш керткән инвесторларның лаеклы хезмәт нәтиҗәсе. Мин сезнең һәркайсыгызга олы рәхмәтле». 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча алдынгылар слетын район башлыгы Фаил Камаев әнә шундый җылы сүзләрдән башлады.
-
Авыл җирлекләренә янәдән комиссия чыга
Авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләү буенча комиссия янәдән үз эшен башлап җибәрә.
-
Данис Зарипов “Ак барс” өчен рекордлы 141нче алкасын кертте
“Ак Барс” – “Торпедо” матчында Казан хоккейчылары 5:1 исәбе белән җиңделәр.
-
Юл штрафлары буенча белдерүләрне быелдан башлап электрон форматка күчерә башлаячаклар
Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык квитанцияләрен тарату онлайн рәвешенә күчәчәк, - ди Татарстанның элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
-
Татарстанның авыл хуҗалыгы җирләрендә Сосновский балтырганы арту куркынычы бар
Сосновский балтырганы авыл хуҗалыгы биләмәсендәге җирләрнең 84 гектар мәйданың биләгән.
-
Татарстанда авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе 19 млрд сумга кимегән
2018 елда республикада авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе 216 млрд сум тәшкил иткән.
-
Бабайлар әйткән : “Бала әйткән ди: мине берәү дә тыңламый, чөнки минем әле сакалым юк”,- дигәннәр
Һава торышы