Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе 19 млрд сумга кимегән

2018 елда республикада авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе 216 млрд сум тәшкил иткән.

2018 елда республикада авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе 216 млрд сум тәшкил иткән. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 19,3 млрд сумга кимрәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.

“Татарстанда барлык категориядәге хуҗалыклар эшләп чыгарган авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме 216 миллиард сумны тәшкил итте. Җитештерү индексы - 97,1 процент", - диде ул.

Министр урынбасары әйтүенчә, тулаем продукциянең төп кимүе үсемчелек тармагында күзәтелгән. 2017 елда үсемчелекнең тулай продукция күләме 119 млрд сум тәшкил иткән булса, 2018 елда 101,7 млрд сум булган. Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән бергә агросәнәгать комплексының тулай продукциясе 376 млрд сум тәшкил итә, ягъни Татарстан Республикасында тулай төбәк продукты (ВРП) күләме 13,3 процент.

“Идел буе федераль округында Татарстан беренче урында тора. Тик Россия Федерациясендә республика дүртенче урында бара. Хәзерге вакытта безне Ростов һәм Белгород өлкәләре узып китте”, - дип билгеләп узды Ришат Хәбипов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев