Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көнен бәйрәм иттек

Быел Республика көнен район күләмендә Новотроицкое авылында билгеләп үттек. Тукайлылар ул көнне авылның берничә ел элек кенә төзелгән мәдәният һәм ял паркына җыелды. Шунда ук «Чәчәкләр фестивале» оештырылды.

Көн салкынча булгангадыр бәлки, бәйрәмдә халык артык күп түгел иде. Чара балалар башкаруындагы концерт номерлары белән башланып китте. Аларның чыгышларыннан соң сәхнәгә район башлыгы Фаил Камаев чыкты. Ул райондашларны бәйрәм белән тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерде. Район башлыгы үз чыгышында республикабызның һәр яклап үсештә булуын ассызыклады. Районыбыз да даими күтәрелештә. Халыкның социаль-икътисадый хәле дә яхшыра. Моңа һичшиксез республика ярдәме белән ирешелә. Тукайлыларны Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе, ТР Министрлар Кабинетының район буенча кураторы Эдуард Вафин котлады. 
Бәйрәмнең күңелле мизгеле беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшыру булды. Әлеге чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында оештырылды. Зур сәхнәдә ул көнне барлыгы 26 малай һәм кыз мөхтәрәм кунаклар кулыннан яңа уку елы бүләкләре алды. Шунысы куанычлы, быел бу акциядә барлык җитәкчеләр, эшмәкәрләр катнашты. Белем көне алдыннан шулай ук башка мәктәпләрдә беренче сыйныфка килүче балаларга шундый бүләкләр тапшырылды. Район буенча барысы 105 сабый портфельле булды. 
Тагын бер тантаналы вакыйга – шушы көннәрдә 14 яшен тутырган 14 яшүсмергә Республика көненә багышланган тантанада паспорт алу бәхете елмайды. Төп документларын егет-кызлар район башлыгы Фаил Камаев кулыннан алды.
Бәйрәм чарасы җыр-биюләр белән дәвам итте. Программага яшь әти-әниләр өчен «Иң матур бизәлгән коляска» бәйгесе кертелгән иде. Ләкин әлеге конкурста катнашырга ике генә әни батырчылык иткән. Новотроицкоеның үзеннән 1 яшь тә 9 айлык кызы Радмилла белән Ләйсән Тураханова килгән. Ул бала коляскасыннан бизәкле тарантас ясаган. Радмилла Турахановлар гаиләсендә дүртенче бала икән иде. Ләйсән ханым үзе мәктәптә директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары, хәзерге вакытта декрет ялында икән. 
Ирина Мансурова исә 11 айлык кызы Карина белән Иштирәктән үк килгән. Бу салкында шундый кечкенә бала белән ерак авылга барып, бәйгедә катнашырга курыкмаган. «Беренче урын алмасак та без җиңүче инде», – ди ул яхшы кәеф белән.
Көн салкын булса да, бәйрәмгә килгән халык тиз генә таралышмады, бер-берсе белән аралашты, чәчәкләрдән ясалган композицияләрне карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев