Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр иҗат җимеше үзенчәлекле

Быел Республика көнендә беренче тапкыр районда «Чәчәкләр фестивале» узды. Дөрес, әлегә бу чараны фестиваль итү өстендә эшлисе дә эшлисе әле безгә. Бәлки озак еллар Чаллыда үткәрелә торган чәчәкләр бәйрәменнән дә өйрәнеп, киләсе елларда аны камилләштерәсе булыр. Фаил Камаев «Чәчәкләр бәйрәме» авыл җирлекләре һәм бюджет оешмалары арасында күпмедер дәрәҗәдә көндәшлек рәвешендә узарга тиеш дип саный. Әлеге бәйрәмгә предприятиеләр дә кушылырга һәм чәчәк композицияләренең проектлары алдан ук әзер булырга тиеш. 

Шулай да чәчәкләрдән матур гына иҗат җимешләре уйлап чыгаручылар бар иде фестивальдә. Композицияләрне авыл мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре ясаган. Иҗат эшләрен бозмый-нитми Новотроицкоега алып килгәннәр. Эшләрнең һәрберсе үзенчәлекле, һәрберсе нинди дә булса темага туры китерелгән. 
– Шушы вак кына чәчәкләрне бөртекләп җыйдым, композицияне фестивальгә өлгертер өчен төн йокламадым, – ди әнә Борды мәдәният йорты директоры Нурия Рамазанова. 
Күзкәйнең мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә бергә кич утырып эшләдек, диләр. Мәдәният йорты директоры Альмира Ситдыйкова чәчәк таҗларыннан мотоцикл җыйган.
Яңа Бүләктән Дилбәр һәм Нәзир Гыймазетдиновлар чәчәкләр бәйрәмендә дә авылларыннан чыккан бөек җырчыны данлаганнар. Алар Яңа Бүләктәге «Илһам чишмәсе»н бирегә «күчергәннәр». Дөресрәге, алар иҗат иткән композицияне Новотроицкоега кызлары Миләүшә һәм кияүләре Инсаф алып килгән. 
Мәләкәслеләрнең фестивальгә тәкъдим иткән эшенә аерата күп көч кергән. Элеккеге авыл ишегалдын ясаганнар алар. Тегермән дә, кое да, «уфалла арбасы» да бар монда. Тегермәнне махсус шушы бәйрәмгә дип мәдәният йортының хормейстеры, баянчысы Леонид Кузьмин әзерләгән. «Уфалла арбасы»н авыл өлкәннәреннән алганнар, коены исә балалар бакчасы ишегалдыннан алып торганнар. Эскәмияләр, бизәкле көянтә-чиләкләр дә урын алган биредә. 
Новотроицкоедан 6нчы сыйныф укучысы Арина Ушмарова чәкчәк булып киенгән. Әнисе Олеся Вячеславовнаның әйтүенчә, кызын чәкчәк итү өчен аңа бер атна тырышырга туры килгән. Тукай райоыннан соң алар Чаллыга Чәчәкләр фестиваленә барырга әзерләнеп калдылар. 
Комсомолец поселогы күпфункцияле үзәге хезмәткәрләре чәчәкләрдән фотозона ясаган. Әйтергә кирәк, матур килеп чыккан.
Фестивальдә барлык авыл җирлекләре катнашты. Эшләр өч төрле номинациядә бәяләнәчәк – «Чәчәкләрдән иң яхшы композиция» ясаучылар, иң шәп «Чәй почмагы» әзерләүчеләр, «Флористика сәнгате» буенча иң осталар ачыкланачак. Җиңүчеләрнең исемнәре сентябрь ахырында мәдәният хезмәткәрләре конференциясендә игълан ителәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев