Марат Әхмәтов: «Районда кул җитмәгән күп проблемаларга чишелеш табыла башлады»
«2018 ел Тукай районы өчен сизелерлек матур эшләр белән дәвам итте. Куркып торган, моңа кадәр кул җитмәгән күп проблемаларга чишелеш табыла башлады», – дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район Советының 2018 елга социаль-икътисадый үсеш-йомгаклары һәм 2019 елга бурычларына багышланган утырышында. Чара «Энергетик» мәдәният сараенда 600дән артык кешене җыеп үткәрелде.
Район Советы утырышында авыл җирлекләре депутатлары, башкарма комитет, хокук саклау, күзәтчелек органнары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре катнашты. «Шушы зур залга районның тулы бер язмышын үз кулына алган җитәкчелек комплексы җыелган бүген. Сезнең һәрберегезнең хезмәте район үсешенә тәэсир итә», – диде бу җәһәттән Премьер-министр урынбасары.
Башкарган эшләр күп, бурычлар да байтак
Көн тәртибендәге бердәнбер сорау – районның 2018 елга социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында район башлыгы Фаил Камаев чыгыш ясады. Бу юнәлештә район республикада шәһәр округлары арасында дүртенче, авыл районнары арасында беренче урында тора. Иктисадның төп өлешен сәнәгать, сәүдә һәм авыл хуҗалыгы тәшкил итә. 2018 елда тулаем территориаль продуктның күләме – 41,3 млрд сум, үсеш 102 процент. Районда 2533 кече һәм урта бизнес субъекты теркәлгән. Тулаем территориаль продуктта аларның өлеше 24,5 процент. 2018 елда «Камский» сәнәгать мәйданчыгы эшли башлады. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк – Түбән Суыксу җирлеге территориясендә агропромбанк төзеләчәк.
Социаль-икътисадый үсештә инвесторларның өлеше саллы. 2018 елда алар төп капиталга 6,5 млрд сумнан артык инвестиция керткәннәр.
Хәзерге вакытта районда төрле милектәге 98 авыл хуҗалыгы формированиесе эшчәнлек алып бара. Алар узган ел 18,6 млрд сумлык продукция җитештерде. 134,6 мең тонна икмәк, 8,3 мең тонна бәрәңге, 4 мең тонна яшелчә, 114 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынды. Район республикада ит күләменең 34 процентын җитештерә. Сөтчелектә алга китеш күзәтелә. Бүген тәүлегенә уртача 72,5 тонна сөт савыла. «Феникс» һәм С.Сәйдәшев исемендәге предприятиеләр 40 һәм 100 млн сумлык инвестицияләр кертеп, җитештерү комплексларын сафка бастырдылар.
Фаил Камаев, күрсәткечләрне 5 процентка арттырып, 2019 елда барлыгы 28,5 мең тонна сөт, 138 мең тонна ит, 141,3 мең тонна яшелчәчелек продукциясе җитештерүне, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда 20 мини-ферма төзүне, кулланучылар кооперативлары булдыруны бурыч итеп куйды.
Авыл хуҗалыгыннан тыш, район башлыгы социаль-икътисадый үсешнең башка тармакларына да тукталды.
Демографик кризис шартларында районда халык санының күпләп артуы күзәтелә – бүгенге көндә бездә 41120 кеше теркәлгән. Бу халыкның Тукай районы территориясенә, йортлар төзеп, күпләп килеп урнашуына бәйле. Шәхси торак төзелеше буенча район рекордлы территорияләр арасында. Әле 2015 елда гына 52 мең квадрат метр торак куллануга тапшырылган булса, 2018дә инде ул сан 92 меңгә җиткән, 2019 елга исә 100 мең квадрат метр торак төзү планы тора. Мондый активлык инженерлык инфраструктуралары белән тәэмин итүдә күпләгән проблемалар китереп чыгара. Мисал өчен, бүген газ белән тәэмин итү нибары 32,5 процентны гына тәшкил итә. Районны тулысынча газлы, сулы, юллы итү өчен дистәләгән миллиард сум акча кирәк. Район бу юнәлештә һәр ел саен республика һәм федераль программаларда катнашып килә, шулай ук эре иганәчеләр ярдәме белән проблеманың бер өлеше хәл ителә.
Мәгариф тармагында хәл итәсе иң төп мәсьәләләрнең берсе – балаларны бакчалар белән тәэмин итү. Йортлар төзелә, халык саны арта, яшь гаиләләр күбәя, ә бакчада сабыйларга урыннар җитми. Бүгенгә юлламалар белән тәэмин итү 76,3 процентны тәшкил итә. Чаллы янындагы авылларда яшәүче 524 бала шәһәргә йөрергә мәҗбүр. Проблема Круглое Поле, Әҗмәкәй, Кече Шилнә, Кнәз, Новотроицкое җирлекләрендә кискен тора.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары белән тәэмин итүне хәл итәргә кирәк. Техник яктан начар хәлдә булган автомобильләрдә ике бригада эшли, алар урынга вакытында килеп җитә алмый. Паркны яңарту – 2019 елга төп бурыч.
Җир участоклары белән бәйле проблемалар дәвам итә. Хисап елында бу мәсьәлә буенча Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына 2737 мөрәҗәгать кергән.
Докладының ахырында Фаил Камаев социаль-икътисадый үсештә ярдәм иткәннәре өчен ТР Президентына, Дәүләт Советы аппаратына, шулай ук район оешмалары һәм предприятиеләренә һәм халыкка олы рәхмәтен җиткерде.
Марат Сафин авыл хуҗалыгы проблемаларын күтәрде
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хәл итәсе мәсьәләләргә тирәнрәк итеп С.Сәйдәшев исемендәге предприятие җитәкчесе Марат Сафин тукталды. Әйтергә кирәк, бу – районда иң уңышлы эшләүче авыл хуҗалыгы формированиеләренең берсе. «Сәйдәшев исемендәге, «Гигант», «Ирек» кебек мөстәкыйль эшләүче хуҗалыклар бик кирәк», – дип билгеләп үтте министр да бу яктан.
– Авылда эш җиңел түгел. Шуңа күрә хуҗалык кайвакыт кадрларга кытлык кичерә. Бу мәсьәләне хәл итү өчен хезмәткәрләргә йортлар төзи башладык, шәхси йортлар сатып алып, хезмәткәрләрне шунда да урнаштырдык, – дип билгеләп үтте Марат Сафин.
Районда соңгы елларда кадрлар мәсьәләсен хәл итүнең бик тә үтемле бу ысулын берничә хуҗалык куллана башлады. Әлбәттә, мөмкинлеге булганнары. «Гигант» төзегән йортлардан инде кечерәк бер авыл барлыкка килде, Миңнехуҗин крестьян-фермер хуҗалыгы бу эшкә кереште, «Р-Агро» бу юнәлештә дәүләт программалары белән актив эшли.
– Авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче һөнәри уку йорты ачылса, үз балаларыбыз өйдә укып, хуҗалыкларга кирәк белгечлекләр алырлар иде, – диде Марат Сафин. Сөт сату бәясенең кимүен, ягулык-майлау материалларының, ашлама, запас частьларның күтәрелүен дә чираттагы мәртәбә ассызыклап үтте ул. Техника алуда 40ка 60 программасы эшләвен дәвам итсен иде, диде.
Сезне гадәти районнар белән чагыштыру кыен
– Авыл хуҗалыгы ягыннан Тукай районын башка гадәти районнар белән чагыштыру кыен. Сез – авыл хуҗалыгы продукциясен иң күп җитештерүче район. Биредә иң көчле инвесторлар тупланган. Әйтик, Чаллы шәһәре 200 мең тонна сөт продукциясеннән файдаланса, аның 20 мең тоннасы сезнеке. Әлбәттә, мин сезнең күп проблемаларыгыздан хәбәрдар. Тормыш рәвеше дә гади түгел биредә. Район үзәге юк дисәк тә, район үзәгенә хас проблемалары белән берничә поселогыгыз бар. Кадрлар мәсьләсендә дә тотрыклылыкны тәэмин итү җиңел түгел. Халык шәһәрдә үзенә кулайрак эш таба. Ләкин район җитәкчелеге проблемаларны хәл итүнең үз юлларын таба тора. Яңа җитәкче белән матур хезмәт елы үттегез, Президентның да сезгә игътибары көчәйде. Социаль-икътисадый күрсәткечләрегезне тагын да югарырак итәргә мөмкинлекләрегез бар. Һава торышы уртача килгән елда тулаем икмәкне 200 мең тоннага җиткерә, тәүлеклек уртача савымны 100 тоннага күтәрә аласыз. 2019 елда сезнең эшчәнлегегездә тагы да матур үзгәрешләр телим һәм барыгызга да рәхмәт белдерәм, – диде министр.
Сәламәтлек саклау ягы аксый
Марат Әхмәтов районның башка күрсәткечләр буенча да республикада тоткан урынын билгеләп үтте. Демография буенча тукайлылар 19нчы урында. Яңа туган балаларның Чаллыда теркәлүе мәсьәләсен хәл итүдә программа эшләргә кирәк, диде. Сәламәтлек саклау күрсәткечләре буенча 22нче урында.
– Бер карасаң, алтын урталык. Ләкин икенче яктан, янәшәгездә сәламәтлек саклау дәрәҗәсе яхшы булган Чаллы шәһәре. Шуңа өстәп, яңа туган балалар үлеме югары... Боларга игътибар итәргә, проблеманы өйрәнергә кирәк», – дип ассызыклады башкала кунагы.
– Кече һәм урта эшмәкәрлек буенча 23нче урынны билисез. Нәрсә-нәрсә, ә менә бу өлкәдә сез беренче унлыкта булырга тиеш.
Сессия ахырында Марат Әхмәтов хисап елында аерата уңышка ирешкән тукайлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Рәфкать Билданов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев