Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ленар Авзалов:  «Халык безне аңлый. Мин рәхмәтле» 

Республика экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан игълан ителгән чарага кушылып, районда да санитар чистарту икеайлыгы үтте. Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Авзалов тарафыннан бу турыда махсус карар чыгарылды. Инде икеайлык тәмамланды, бу юнәлештә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, кайсы участокларда проблемалар барлыгы, хәл итәсе мәсьәләләр ачыкланды. Узган атнада исә авыл җирлекләре башлыклары райондагы һәр авылда булып, бер-берсенең эшенә бәя бирде. Рейд вакытында иң чиста һәм төзек биш җирлек билгеләнде. Аларга, һәр елдагыча, Сабантуйда махсус бүләкләр – бензин белән эшләүче пычкылар һәм беренче урынны алганына күчмә кубок тапшырылачак. 

Район санитар чистарту икеайлыгында ел саен катнаша һәм, гомумән, территорияне чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү ел буена дәвам итә. Тукай районы үзенчәлекле – монда көннән-көн төзелеш арта, шәхси йортлар күп салына, басу уртасында яңа урамнар барлыкка килә. Шулай булгач, тәртипкә китерәсе территорияләр дә күбәя тора дигән сүз. 
Икеайлык барышында авыл җирлекләрендә башкарма комитет җитәкчесе Ленар Авзалов җитәкчелегендә административ комиссия эшләде. Комиссия әгъзалары эшчәнлекләрен ни рәвешле алып барды, нәтиҗәдә нинди карарлар кабул ителде һәм, гомумән, район территориясе нинди үзгәреш кичерде – башкарма комитет җитәкчесе белән әңгәмә шул хакта.

– Ленар Гаязович, комиссия үз эшчәнлегендә нәрсәләргә игътибар итте? Сезнең алга нинди бурычлар куелган иде?
– Административ комиссия авылларның торышын тикшерде: урамнарны, ихата яннарын, күпфатирлы йортлар территорияләрен, юл кырыйларын карады, рөхсәтсез чүп түгү урыннарын ачыклады. Искәртеп үтәм, безнең максат – халыкны административ җаваплылыкка, ягъни штрафка тарту түгел, ә чисталыкка чакыру, тәртип булдыру иде. Комиссиягә кадәр авыллар буйлап җирлек башлыклары йөреп чыкты, авылдашлары белән сөйләшүләр алып барды. Күпчелек халык аңлады, йорт яннары, урамнар җыештырылды. Таләпләрне үтәмәгән гражданнарга комиссия уведомлениеләр калдырды. Андыйлар комиссия утырышына чакырылды. Кемнәрдер утырышка килгәндә үк, территориясен тәртипкә китергәнен раслап, фотолар ясап килде. Мондый утырышларда җирлек башлыклары да катнашты. Ә инде алай да таләпләрне үтәмәгән гражданнарга карата административ беркетмәләр төзелде. Шулай итеп, 31 физик зат барлыгы 15500 сумга штрафка тартылды. Беркетмәләр уведомление бирелгән кешеләрнең 20-25 процентына төзелде. Искәртеп үтәм, физик затларга штраф суммасы 2500 сумнан 3500 сумга кадәр тәшкил итә. Төзекләндерү һәм чистарту кагыйдәләрен үтәмәүчеләр, мисал өчен, Калмаш, Шилнәбаш, Мусабай Завод авыл җирлекләрендә икешәр, Кнәз, Әҗмәкәй, Бәтке, Кече Шилнә, Борды, Түбән Суыксу җирлекләрендә булды. Кнәз җирлегеннән бер йорт хуҗасы бер ел эчендә икенче кат җаваплылыкка тартылды. Тәртип бозучылар, нигездә, капка төпләрендә төзелеш калдыклары, ком, иске автомашиналар, тәгәрмәч резиналары, бочкалар кебек эре чүпләр тотучылар.
Әйткәнемчә, комиссиянең максаты җәза бирү түгел. Әйтик, төзелеш бара торган участок хуҗаларының хәленә кереп, без аларга территорияләрен тәртипкә китерү өчен күбрәк вакыт бирдек.

– Быел рөхсәтсез чүп түгү урыннары ачыкландымы? Бу – шулай ук көн кадагындагы мәсьәлә.
– 21 май көнне ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре мондый территорияләрне һавадан ачыклады. Алар Бәткенең көнбатыш өлешендә ике урында, ферма янында, Заречная, Колхоз урамнарында, Круглое Поледа өч урында. Бикләндә бер урында шундый урыннар барлыгы турында хәбәр итте. Хәзер бу чүплекләрне бетерү өстендә эш алып барыла. Һәрберсе күп дигәндә бер ай эчендә юкка чыгарылырга тиеш.

 – Тагын бер борчыган сорау: төзелеп килүче яңа урамнарда яшәүчеләр күрше участокларның буш торуыннан, аларда чүп үләннәре үсүеннән, моның янгын куркынычы, гомумән, тормыш өчен куркыныч тудыруыннан зарланып район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәләр. «Хуҗасыз» участокларда тәртип салу өчен нинди эш башкарыла?
– Административ комиссия андый кишәрлекләрнең хуҗаларын табу буенча актив эш алып бара һәм аларны административ җаваплылыкка тарта. Җир алгансың икән, төземәсәң дә, син аны тәртиптә тотарга тиеш.

– Санитар чистарту икеайлыгында хезмәт коллективлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, бюджет оешмаларында эшләүчеләр ничек катнашты?
– Эшне, нигездә, авыл җирлекләре башлыклары оештырды. Аларга бик зур рәхмәт. Бюджет тармагында эшләүчеләрнең өлеше әйтеп бетергесез. Җирлекләрдә эшләүче оешма-предприятиеләр дә актив катнашты, техника белән дә алар тәэмин итте. Акбур алып кайттык, бердәм булып агач кәүсәләрен, баганаларны буядык. Юл буйларын ямьләп, ничек чиста, матур булып утыралар агачлар. Йортлар да төзек, ихата яннары да балкып торган авыллар шактый бездә. Күренеп тора: уңган-булган халык яши мондый авылларда. Гомумән, икеайлык барышында район сизелерлек үзгәреш кичерде. Чисталык, матурлык бит үзебез өчен кирәк. Авыл кешесе шуңа күнеккән бит инде: икеайлык игълан итү-итмәүгә карамый, язга чыгуга ихатасын, йорт тирәсен җыештыра башлый. 

– Тагын бер борчыган мәсьәлә – урамнарда терлекләр йөртү. 
– Әйе, бар әле андый проблема. Килешәм, авылда мал булырга тиеш. Ләкин терлекне билгеләнгән урында гына тоту шарт. Безнең көтүлекләр бар, мал бәйләргә болыннар да җитәрлек. Терлекне урамда йөртү, гомумән, дөрес түгел. Культура ягыннан да, эстетик яктан да. Кайбер кешеләр малларын басуларга кертеп җибәрә – бу бит игенчедән, аның хезмәтеннән күрәләтә көлү дигән сүз. Бу юнәлештә кагыйдәләрне үтәмәгән гражданнарга карата да административ җәза күрелә. Мондый очракларда авыл җирлекләре башлыклары, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә эшлибез.

– Районның күп еллардан килә торган сакаллы проблемасы – күпфатирлы йортлар янындагы иске сарайлар һәм гаражлар. Аларны тәртипкә китерү өчен нинди чаралар күрелә?
– Әйе, бездә андый йортлар шәһәр катында урнашкан һәр авылда бар. Бу сарайлар һәм гаражлар йортлар салынган елларда төзелгән булган, исәпкә бастырылмаган. Дөрес, язгы өмәләр вакытында аларның тирәләре җыештырылды. Ләкин аның белән генә тулы тәртип кертеп булмый. Бүген бу объектларның 90 проценттан артыгы файдаланылмый. Шуның өстенә, бу ташландык сарайлар һәм гаражлар халык өчен куркыныч та тудыралар. Шунда ук балалар да кереп уйный. Бу проблеманы хәл итү өчен бүген авылларда гараж кооперативлары оештыру турында сүз бара. Халык дөрес аңласын, без гаражларны бетермибез, аларны йорт яннарыннан алып, барысын бер урынга җыябыз, тәртипкә китерәбез. Ә йортлар каршында балалар өчен уен мәйданчыклары, машина кую урыннары төзергә планлаштырабыз. Хәзерге вакытта проект-планнар әзерләнә. Бүгенге көндә шундый гараж кооперативы Круглое Поле поселогында эшли. Бик күркәм, халык канәгать. 

– Ленар Гаязович, Сезнең Тукай районын нинди итеп күрәсегез килә, райондашларга теләкләрегез нинди?
– Мин шунысына шат: райондашлар чисталык, пөхтәлек, төзеклек яклы. Бу мәсьәләдә халык безне аңлый. Мин аларның барысына да олы рәхмәтле. Ләкин шунысы бар, авылда бит төзеклекне саклар өчен көн саен кул тидереп торырга кирәк. Язын җыештырганны сакламасаң, җимерекне төзәтеп тормасаң, чисталык булмый. Яңгыр явып тора, бүген менә котырып үлән үсә. Әлбәттә, йортың ерактан балкысын, капка төбең үзенә тартып торсын өчен үләннәрне һәрдаим чабып тору кирәк. Әйтәсе килгәнем шул – чисталыкны ел дәвамында саклыйк. Һәм онытмыйк: җыештырган җир түгел, чүпләмәгән җир чиста. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев