7 июнь 2019 яңалыклары
-
Татарстан РФ төбәкләре инвестиция климаты рейтингында лидерлар өчлегенә керде
Яңартылган исемлектә 283,6 балл җыйган Мәскәү – беренче, Татарстан (283,3 балл) – икенче, Төмән өлкәсе өченче урынны били.
-
Район авылларында Сабантуй бәйрәме кайчан үтә
Район авылларында Сабантуй бәйрәме кайчан үтә
-
Печәнгә төшәр чак
Районда шушы көннәрдә авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләсе – алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды. Ул Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта үтте. Чарада «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
-
Ленар Авзалов: «Халык безне аңлый. Мин рәхмәтле»
Республика экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан игълан ителгән чарага кушылып, районда да санитар чистарту икеайлыгы үтте. Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Авзалов тарафыннан бу турыда махсус карар чыгарылды. Инде икеайлык тәмамланды, бу юнәлештә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, кайсы участокларда проблемалар барлыгы, хәл итәсе мәсьәләләр ачыкланды. Узган атнада исә авыл җирлекләре башлыклары райондагы һәр авылда булып, бер-берсенең эшенә бәя бирде. Рейд вакытында иң чиста һәм төзек биш җирлек билгеләнде. Аларга, һәр елдагыча, Сабантуйда махсус бүләкләр – бензин белән эшләүче пычкылар һәм беренче урынны алганына күчмә кубок тапшырылачак.
-
Сабантуйда бар да булачак, хәтта самолетлар да!
Борынгыдан килгән, меңәр еллык тарихлы гүзәл бәйрәм – Сабантуе җитте. Районның барлык авыл җирлекләрендә милли бәйрәмгә зур әзерлек бара. Район халкы ел буена армый-талмый лаеклы хезмәт куйды. Инде менә шундый дәрт-дәрман белән бәйрәм уздырабыз. Халкыбызның яраткан, көтеп алган бәйрәме быел аеруча кызыклы hәм күңелле үтәчәк, диләр оештыручылар. Бу турыда тулырак район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Әхмәтҗанова сөйли.