Татарстанда газ белән агулану очрагы күгәрчен аркасында булырга мөмкин
җәмгыять

Татарстанда газ белән агулану очрагы күгәрчен аркасында булырга мөмкин

Нурлат шәһәрендә якшәмбе иртәсендә ике бала, 41 яшьлек хатын-кыз һәм 47 яшьлек ир-ат газ белән агуланып зыян күргән.

Төтен чыгару торбасында табылган күгәрчен Нурлатта булган газ белән агулану очрагына сәбәпче булырга мөмкин. Бу хакта вентиляция системасын тикшерү нәтиҗәләренә таянып ТР Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Якшәмбе иртәсендә шәһәрдә ике бала, 41 яшьлек хатын-кыз һәм 47 яшьлек ир-ат газ белән агуланып зыян күргән. Балалар хастаханәгә озатылган.

Хәзерге вакытта Дәүләт торак инспекциясе вакыйганың барлык шартларын ачыклау буенча тикшерү үткәрә.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев