Бүген, 13 мартта, Татарстанда җылы һава торышы сакланачак, шул ук вакытта көндезге һәм төнге температуралар арасындагы аерма 14 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Бүген Республикада үзгәрүчән болытлы һава көтелә. Көн явым-төшемнәрсез булачак. Көньяк-көнбатыштан искән җил секундына 5–10 метрга кадәр җитәр дип фаразлана. Юлларда урыны белән көчле бозлавык барлыкка киләчәк.
Төнлә һава температурасы -1..-6 градус булса, көндез Татарстанда +3..+8 градуска кадәр җылыначак.
ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча киләсе атна башына кадәр республика территориясендә уртача температура нормадан 4-5 градуска югарырак булачак.
Нет комментариев