Психолог киңәше: «Балаларда деструктив тәртипне ничек булдырмаска?»
җәмгыять

Психолог киңәше: «Балаларда деструктив тәртипне ничек булдырмаска?»

Хөрмәтле әти-әниләр! Без барыбыз да балаларыбызның бәхетле, сәламәт һәм уңышлы булып үсүен телибез. Әмма кайвакыт бу юлда кыенлыклар туа, аларның берсе – деструктив тәртип. Әлеге тема буенча психологик-педагогик социаль үзәк җитәкчесе, психолог Гүзәл Латыйпованың киңәшләре урынлы булыр.

Балаларның деструктив тәртибе – үзенә яки тирә-юньдәгеләргә физик, мораль зыян китерүче, җимергеч характердагы үз-үзеңне тотыш. Кагыйдә буларак, бала бу гамәлләрне даими рәвештә һәм йә аңсыз рәвештә, йә конкрет максатка ирешү теләге белән, мәсәлән, игътибар җәлеп итү теләге белән башкара. Бу хөкем карары түгел,  ә балага безнең ярдәм һәм аңлау кирәк дигән сигнал. Ничек итеп без, ата-аналар, деструктив тәртипне барлыкка килүен булдырмый кала алабыз һәм балаларыбызга бар яктан да камил булып үсәргә ярдәм итә алабыз? 

Менә берничә мөһим киңәш:

  1. Баланы ничек бар шулай кабул итәргә һәм куркынычсыз мохит тудырырга кирәк:
  • уңышларына яисә хаталарына карамастан, баланы яратырга, тулысынча кабул итәргә кирәк, ул шул хисләрне тоеп яшәргә тиеш. Бу аның үз-үзен бәяләү һәм үз-үзенә ышаныч нигезе.
  • хис-кичерешләрне кабул итү: балага теләсә нинди хис-кичерешләрне – шатлык, ачу, сагыш, куркуны белдерергә рөхсәт итегез. Сезнең бурыч – аны бастырырга түгел, ә конструктив рәвештә җиңәргә өйрәтү.
  •  куркынычсызлык: бала өчен өй –  иң тыныч, рәхәт, куркынычсыз урын булырга тиеш, биредә аны тыңлыйлар, аңлыйлар, гаепләмиләр.
  1. Төгәл һәм эзлекле кагыйдәләр һәм чикләр билгеләгез:

ачыклык һәм аңлаешлылык: кагыйдәләр гади, аңлаешлы һәм баланың яшенә туры килергә тиеш. Кагыйдәләрнең ни өчен мөһим булуын аңлатыгыз. 

эзлеклелек: кагыйдәләрне үзегез үтәгез һәм баладан аларны үтәүне таләп итегез. Аларны даими үзгәртеп тормагыз. Бу балага тотрыклылык һәм алдан күрүчәнлек хисе бирә.

 нәтиҗәләр: кагыйдәләрне бозган өчен нәрсә булачагын аңлатыгыз. 

  1. Баланың эмоциональ интеллектын үстерегез:

 хис-тойгыларыгызны атагыз.  Балага үз хисләрен атарга булышыгыз: «Күрәм, синең ачуың килгән», «Синең кәефең киттеме?». Бу аңа үз хисләрен аңларга ярдәм итәр

 хис-кичерешләрне җиңәргә өйрәтегез, хисләрне белдерүнең конструктив ысулларын тәкъдим итегезачуны аяклар белән тыпырдарга, рәсем ясарга, сөйләшергә, сагышны  еларга, кочаклашырга, куркуны  сөйләшергә, чишелеш уйлап табарга.

 эмпатияне үстерегез: башка кешеләрнең хисләре турында фикер алышыгыз, китаплар укыгыз, геройлар төрле хисләр кичергән фильмнар карагыз. 

4. Балага вакытны җәлләмәгез:

 актив тыңлагыз: телефоныгызны алып куегыз, телевизорыгызны сүндерегез. Нәрсәдер сөйләгәндә, бөтен игътибарыгызны балага багышлагыз. Сораулар бирегез, ихлас кызыксыну күрсәтегез. 

уртак дәресләр: бергә уйнагыз, укыгыз, йөрегез, әзерләгез. Бу мизгелләр сезнең араларны ныгыта, бала үзен әһәмиятле кеше дип хис итә башлый. 

индивидуаль игътибар: әгәр сезнең берничә балагыз булса, аларның һәркайсына бер-бер артлы вакыт бүлеп куярга тырышыгыз. 

5. Мөстәкыйльлекне һәм җаваплылыкны хуплагыз:

сайлау мөмкинлеге бирегез: балага аның яшенә туры килердәй карарлар кабул итәргә рөхсәт итегез (нәрсә кияргә, нинди уенчык алырга). Бу аның контроль һәм җаваплылык хисен үстерә.

йөкләмә бирегез: баланы өй эшләренә җәлеп итегез. Бу аны гаилә эшләрендә теләп катнашырга, өй эшләренә үз өлешен кертергә өйрәтә.

 тырышлыгы өчен мактагыз: нәтиҗә бик үк ошап бетмәсә дә, тырышлык күрсәткән өчен, авырлыкларны җиңгән өчен дә мактау мөһим.

6. Үрнәк булыгыз: Хисләрегезне контрольдә тотыгыз: балалар безне күзәтеп, безгә карап өйрәнәләр. Әгәр сез үз-үзегезне тыя алмасагыз, кычкырсагыз, агрессия күрсәтсәгез, бала да үзен шулай тота башлар.

конфликтларны конструктив рәвештә хәл итегез: ничек килешергә, компромисска барырга, гафу үтенергә икәнен күрсәтегез. 

башкаларга хөрмәт күрсәтегез: тормыш иптәшегезгә, башка гаилә әгъзаларына, дусларыгызга һәм хәтта таныш булмаган кешеләргә дә ихтирам күрсәтегез. Бу баланы башкаларны дөрес бәяләргә һәм сәламәт мөнәсәбәтләр төзергә өйрәтә.

7. Сәламәт яшәү рәвешен саклагыз:

көн режимы: йокы, туклану һәм активлык режимын саклау баланың эмоциональ тотрыклылыгына ярдәм итә. 

физик активлык: спорт белән даими шөгыльләнү яисә актив уеннар киеренкелекне бетерергә һәм җыелган энергияне чыгарып ташларга ярдәм итә. 

сәламәт туклану: баланслы туклану физик сәламәтлеккә генә түгел, психик сәламәтлеккә дә йогынты ясый.

8. Баланың үз-үзен тотышындагы үзгәрешләргә игътибар итегез:

алдан ачыклау: баланың кәефендә, үз-үзен тотышында үзгәрешләр сизсәгез, агрессия, йомыклык, борчылу күренә башласа – бу уйланырга сәбәп. Бу сигналларны игътибарсыз калдырмагыз.

ачык диалог: бала белән сөйләшегез, аны нәрсә борчыганын сорагыз. Кайвакыт тыңлау да җитә.

ярдәм сорап мөрәҗәгать итүдән курыкмагыз: әгәр дә сез үзегез генә булдыра алмавыгызны сизәсез икән, яки баланың үз-үзен тотышы җитди борчу тудыра икән, мәктәп психологына, балалар психотерапевтына яки башка белгечкә мөрәҗәгать итәргә оялмагыз. Бу көчсезлек билгесе түгел, ә балагызның иминлеге турында кайгырту.

Исегездә тотыгыз, деструктив тәртип – һәрвакытта да аңлы рәвештә каршы тору түгел. Еш кына бу баланың үз ихтыяҗларын, куркуларын яки канәгатьсезлеген белдерү ысулы, ул аларны мөстәкыйль рәвештә җиңә алмый. Сезнең ярдәмегез, аңлавыгыз һәм эзлеклелегегез – мондый тәртипне профилактикалауда һәм коррекцияләүдә иң көчле инструментлар. Уңай мохит тудырып һәм эмоциональ тотрыклыкны үстереп, сез балагызның бәхетле киләчәге өчен ныклы нигез саласыз.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев