1 июньнән төбәктә рәсми рәвештә коену сезоны башланды, ул 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Җәй — су янында ял итү вакыты, ләкин бу чорда нәкъ менә сулыклар аеруча куркыныч урынга әйләнә. Бәла-казалардан саклану өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Сулыклар янында ял куркынычсыз булсын өчен, гади кагыйдәләрне үтәү кирәк.
- Бары тик махсус җиһазландырылган һәм рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга ярый. Җиһазландырылмаган пляжларны һәм тыелган билгеләр куелган урыннарны урап узу яхшырак.
- Билгеләп куелган урыннардан ары йөзеп китәргә ярамый, чөнки анда көчле агымнар, тирән чокырлар булуы ихтимал яки көймәләр йөрергә мөмкин.
- Көймәләргә һәм катерларга якын килергә ярамый — бу куркыныч тудыра.
- Исерек хәлдә суга керү катгый тыела. Чөнки бу судагы фаҗигаләрнең төп сәбәпләренең берсе булып кала.
- Таныш булмаган урыннарда күперләрдән, текә ярлардан яки башка корылмалардан суга сикерергә ярамый, чөнки бу җитди имгәнүләргә китерергә мөмкин.
- Балалар су янында бары тик өлкәннәр күзәтүе астында булырга тиеш, Бу йөзә белүче балаларга да кагыла.
- Шулай ук суда төрле уеннар оештыруның да нәтиҗәсе начар булырга мөмкин.
Өстәмә киңәшләр дә бар: ашаганнан соң 1–1,5 сәгать үткәч кенә суга керү яхшы булыр. Су температурасы +16 °C тан түбән булса, коенмаска киңәш ителә. Әгәр су +17…+19 °C, һава +25 °C тирәсе булса, суда 10–15 минуттан артык булырга ярамый.
Әгәр сез куркыныч хәлгә эләксәгез, иң мөһиме — курыкмаска һәм паникага бирелмәскә. Су өстендә калырга тырышыгыз, аркага ятыгыз, тигез итеп сулыш алыгыз һәм ярдәм чакырыгыз.
Сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен административ җәза каралган, шул исәптән тыелган урыннарда коенган өчен штрафлар да бар.
Нет комментариев