Гыйлемнең дәвамлы булуы хәерле
җәмгыять

Гыйлемнең дәвамлы булуы хәерле

Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: Гыйлемне өйрәтүче йә булмаса өйрәнүче, йә булмаса яратучы бул, әмма гыйлемне яратмаучы, галимне хөрмәт итмәүче булма!

Бер кеше 70 яшендә Пәйгамбәребез янына килеп: «Инде нинди изге гамәл кылыйм?» – дигәч, Мөхәммәд (с.г.в.) аңа: «Гыйлем эстә!» – дигән. Шушы кеше Пәйгамбәребезнең кушканын тотып, гыйлем алып, аннан соң балалар укыта башлап, 95 яшенә җитеп вафат була. 20 елдан артык балалар укыта. Бу хәл үзе үк инде гыйлем эстәргә беркайчан да соң түгел икәнен күрсәтеп тора.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев