Дача участокларында балтырган үскән өчен штрафлар яный башларга мөмкин
җәмгыять

Дача участокларында балтырган үскән өчен штрафлар яный башларга мөмкин

Россиялеләр яз ахырында яки җәй башында дача участокларында үскән балтырган һәм тирә-юньгә куркыныч тудыручы башка үсемлекләр өчен штрафлар ала башларга мөмкин. Бу хакта хокук белгечләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Заманча юриспруденция академиясе» АКНО директоры Елена Гринь искәртеп үткәнчә, 1 марттан физик затлар өчен штрафлар 20 меңнән 50 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Ләкин җаваплылык үсемлекләрнең участкаларда булуы өчен түгел, ә аларны юк итү чараларын күрмәгән өчен килә. Штраф күләме төбәк законнары нигезендә билгеләнәчәк.

Балтырганга каршы көрәш таләпләренең үтәлешен өч дәүләт инстанциясе контрольдә тотачак. Россельхознадзор — авыл хуҗалыгы җирләрен, җирле башкарма хакимият органнары — муниципаль җирләрне, ә Росреестр гомумән җир кануннарының үтәлешен күзәтәчәк.

Экспертлар тикшерүләрнең якынча май-июнь айларында башлануын көтә. Тикшерү өчен күршеләрнең шикаяте, планлы рейд яки территорияне контрольдә тоту нигез булып торырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, канун 1 марттан үз көченә керде. Әлеге канун буенча җир хуҗалары һәм алардан файдаланучылар балтырганны, табигатькә, кешеләргә зыян китерүче башка үсемлекләрне юкка чыгарырга тиешләр.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев