Май бәйрәмнәре гадәти түләүләр графигына үзгәрешләр кертте. Гаиләләргә ярдәм вакытында килеп җитсен өчен, Россия Социаль фонды акчаны иртәрәк күчерәчәк. 29 һәм 30 апрельдә акчалар ияләренә барып җитәчәк. Бу гадәттә айның 3 нче көненә кадәр килә торган барлык пособие түләүләренә кагыла. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Бу түләүләр банк карталары яки счет аша акча алучыларга кагылачак. Бу категориягә кемнәр керә соң?
- бердәм пособие алучылар (балалар өчен алына торган пособие алучыларга һәм йөкле хатынкызларга кагыла);
- баланы 1,5 яшькә кадәр караган өчен пособие алучылар (эшләмәгән атааналарга);
- хәрби хезмәттәгеләрнең балаларына бирелә торган түләүләрне алучылар.
Кайбер очракларда график үзгәрмәячәк. Почта аша түләү алучылар май аенда (3нән 25енә кадәр) үз региональ график буенча акча алачак. Ана капиталы буенча 3 яшькә кадәрге балаларга бирелә торган акчалар үз вакытында — 5 майда күчәчәк.
Игътибар итегез: бу график бары тик федераль ярдәм чараларына карый. Җирле пособие түләүләрен региональ социаль яклау бүлекләре контрольдә тота, аларның календаре федераль графиктан аерылып торырга мөмкин. Региональ өстәмә түләүләр буенча сорауларны турыдан-туры җирле социаль яклау органнарына юлларга кирәк.
Н.Туганов фотасы
Нет комментариев