Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Исерек килеш рульгә утыручылар турында ЮХИДИгә хәбәр итегез

Юлда автомобильләр арткан саен исерек килеш рульгә утырып һәлакәт чыгаручылар да арта. Бүген андыйларга бирелә торган төп җәза - машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү. Ләкин йөртүгә хокукы булмауга да карамастан, кайберәүләр руль артына утыруларын дәвам итәләр. Мондый очракларны кисәтү максатыннан, район ЮХИДИ бүлеге исерек килеш машина йөртүчеләргә бирелә торган җәза...

Юлда автомобильләр арткан саен исерек килеш рульгә утырып һәлакәт чыгаручылар да арта. Бүген андыйларга бирелә торган төп җәза - машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү.

Ләкин йөртүгә хокукы булмауга да карамастан, кайберәүләр руль артына утыруларын дәвам итәләр. Мондый очракларны кисәтү максатыннан, район ЮХИДИ бүлеге исерек килеш машина йөртүчеләргә бирелә торган җәза төрләрен тагын бер кат искә төшерә. КоАПның 12.8 маддәсе нигезендә, эчеп беренче мәртәбә эләккән кешегә 30000 сум күләмендә штраф салына һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Шушындый ук хокук бозу икенче тапкыр кабатланса, 50000 сум штраф салына һәм гражданин 3 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Әгәр йөртүче хокукы булмаган килеш, җитмәсә алкоголь кулланып руль артына утырса, аңа 10нан 15 тәүлеккә кадәр административ арест яный.

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре эчеп рульгә утырган машина йөртүчеләрне ачыклау буенча һәр көнне эш алып баралар. Шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучылар үзләре дә руль артында алкоголь кулланучылар белән көрәштә ярдәм итә алалар. Мондый очраклар турында райондашлар (8552) 71-44-81, 37-96-60 телефонына шалтыратып хәбәр итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев