Тукай районына эш сәфәре белән ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова килде.
Ул «Ядкәр» генеалогик проектын тәкъдим итте, аның эш асылын аңлатты һәм интеллектуаль системаның мөмкинлекләре хакында сөйләде.
«Ядкәр» - уникаль проект. Киләчәктә «Ядкәр» порталы ярдәмендә үз шәҗәрәңне өйрәнергә, аны үсеп килүче буынга ирештерә алу өчен зур мөмкинлек бирәчәк. Шәҗәрәләр порталы тарихыбызны барлауда ярдәм итәчәк. Районыбыз бу эштә, әлбәттә, читтә калмаячак. Әлеге юнәлештә бүген райондашларыбыз белән башкарасы эш планын барладык
Нет комментариев