«Урожай» бакчалылык ширкәтендә фаҗига: янгында ирле-хатынлы пар һәлак булган
Яңалыклар

«Урожай» бакчалылык ширкәтендә фаҗига: янгында ирле-хатынлы пар һәлак булган

Узган төнне Тукай районы Кенәз авыл җирлегенең «Урожай» бакчачылык ширкәтендә янгын чыгып, ике кешенең гомерен өзгән.

Беренчел мәгълүмат буенча, һәлак булучылар бакча йортында яшәүче 70 яшьлек хатын-кыз һәм 69 яшьлек ир-ат.

Янгын турында хәбәр ашыгыч хезмәтләргә төнлә килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү бүлекчәләре 33 квадрат метр мәйданда янгынны сүндергән.

Фаҗиганең фаразланган сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Вакыйга урынына район прокуратурасы вәкиле килде. Тикшерү үткәрелә, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев