Уңмаган борылыш
26 сентябрьдә кичке бишенче яртыда Олы Шилнә авылының Животноводов урамында «Дэу Матиз» автомобиле әйләнеп төшә.
«Ниссан Кашкай» автомобиле руле артында булган 70 яшьлек алабугалы юлда борылыр алдыннан үзенең маневрының куркынычсызлыгына инанмыйча, Чаллы шәһәреннән Кече Шилнәгә таба кайтучы «Дэу Матиз» автомобиленә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә ул «Ниссан Кашкай» автомобилен йөртүче ир Кече Шилнәдә яшәүче 50 яшьлек хатынкыз идарәсендәге «Дэу Матиз» машинасына бәрелгән. Бәрелештән соң «Матиз» төзелеп килүче җәяүлеләр юлына барып әйләнгән.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рүзәл Шәрәфиев хәбәр иткәнчә, ике машина йөртүченең дә стажы 15 ел тәшкил итә. Беренчесе бер ел дәвамында юл йөрү кагыйдәләр ен б озган өчен 4 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, икенчесе – 1 тапкыр, икесенең дә штрафлары түләнгән.
Ю л - транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Дэу Матиз» автомобиле йөртүчесе баш мие җәрәхәте, баш мие селкенү, терсәк буыны имгәнү диагнозы белән Чаллы шәһәренең кичектергесез медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган. Машина йөртүче хатынкыз куркынычсызлык каешын эләктергән булганга, бу аны тагын да җитдирәк җәрәхәтләр алудан саклап калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев