Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар Кама елгасы ярларыннан 100 капчык чүп җыйды

Бөтендөнья чисталык көне кысаларында Бәтке авылында «Сделаем!» дип аталган социаль проект кысаларында Чисталык көне үтте. 

Акцияне Яр Чаллының «Чистый лист» экологик хәрәкәте, район мәгариф идарәсенең дәрестән тыш эшләр үзәге һәм өстәмә белем бирү педагоглары, «Татарстанда чиста булачак» – «Экоtime» яшьләр экологик хәрәкәте отряды, Яр Чаллы экологик хәрәкәте оештырды.
«Сделаем!» социаль проекты 2008 елда Эстониядә барлыкка килгән. Ул вакытта 50 мең волонтер 5 сәгать эчендә 10 мең тонна чүп җыйганнар. Быел әлеге проектка 133 ил, шул исәптән Россия дә кушылды.
Чүпне Кама елгасы ярларыннан җыйдылар, аны төрләргә аерып тутырдылар. «Экоtime» яшьләр экологик хәрәкәте отряды җитәкчесе Алена Мохото чүпне аерып җыю буенча Европа илләренең тәҗрибәсе һәм аның өстенлекләре турында сөйләде. 
Балалар һәм Бәтке авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәр ул көнне барысы 100 капчык чүп җыйдылар. Пыяла, металл, пластик аерым капчыкларга, калган чүп аерым капчыкларга тутырылды. Калдыклар өчен төрле төстәге – ак, зәңгәр, кара капчыклар бирелде. Акция кысаларында махсус мобиль кушымта аша 97 катнашучы теркәлде. Чараның партнерлары буларак «Лента» сәүдә комплексы, «ПромИндустрия» һәм «Формула цвета» оешмалары чыкты. Капчыклар, перчаткалар, шатерлар, өстәлләр, катнашучылар өчен тәмле күчтәнәчләр, плакатлар, сертификатлар, грамоталар һәм бүләкләр әлеге иганәчеләр ярдәме белән алынды. Җиңүчеләргә бүләк итеп рюкзаклар, mp3 колонкалар, мобиль телефоннарга портатив аккумуляторлар бирелде. Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев чүпнең кушылган төрен читкә чыгарырга ярдәм итте. 
Чара бүләкләү һәм тәмле итеп чәй эчү белән тәмамланды. Чисталык көнендә 115 кеше катнашты. Акция нәтиҗәләре буенча «Экоtime» яшьләр экологик хәрәкәте отряды тарафыннан «Чиста уеннар» дип аталган видеоролик әзерләнде. Бу ролик мәгариф учреждениеләрендә класс сәгатьләрендә укучыларга күрсәтеләчәк, дип яза дәрестән тыш эшләр үзәгенең бүлек мөдире Айназ Галиуллина. 

Фото Айназ Талиуллина тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев