Тукай районында «Активное долголетие»: сәламәтлек, хәрәкәт, аралашу!
Тукай районында «Активное долголетие» Республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Безнең өлкән буыннар өчен бу тонуста калу, яңаны белү һәм фикердәшләр арасында аралашу өчен менә дигән мөмкинлек!
Бүген Күзкәй авылы мәдәният йортында Сәламәт яшәү рәвеше нигезләре буенча файдалы дәрес узды. Скандинавия йөреше буенча сертификацияләнгән инструктор Галина Козырева катнашучыларга сәламәтлеккә йогынты ясый торган факторлар, дөрес туклану кагыйдәләре һәм физик активлыкның файдасы турында сөйләде. Ә иң мөһиме-озак елларга күңел күтәренкелеген һәм хәлен сакларга ярдәм итәчәк гамәли киңәшләр бирде!
Чара Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль фонды, Тукай районы ветераннар Советы һәм «Шәфкать»үзәге белән берлектә оештырылды.
Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев