Тукай районы командасы җиңү яулады
Яңалыклар

Тукай районы командасы җиңү яулады

«Буыннар старты» шәһәр конкурсында Тукай районы командасы 1 нче урын алды.

Ярышларда гаилә командалары катнашты, безнең районнан мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбия бүлеге җитәкчесе Алия Вәлиева гаиләсе белән чыгыш ясады.

Алар барлык этапларда да бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте:

– юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү;

– беренче ярдәм күрсәтү;

– фигуралы йөртү;

– «Без – куркынычсызлык яклы» иҗади этабы.

Нәтиҗәдә алар җиңүче Кубогы һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Команда Казанда узган конкурсның икенче этабында район данын яклап чыгыш ясаячак.

 

Алия Вәлиеваны һәм аның командасын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев