Теләнче Тамакта авыл көне узды
Яңалыклар

Теләнче Тамакта авыл көне узды

Җыелганнар капчык киеп йөгерү, аркан тартышу кебек бәйгеләрдә катнашты.

Теләнче Тамакта авыл бәйрәме оештырылды. Җирлек башлыгы Рамил Нәҗметдинов җыелган халыкны бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен юллады. Алып баручылар Рамилә Сәгъдиева белән Руслан Гыйбадуллин халыкка уңай энергетика өләште, хәтта әбиләр дә яшьлекләрен искә төшереп биеп китте.

Җыелганнар капчык киеп йөгерү, аркан тартышу кебек бәйгеләрдә катнашты. Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды.

 

Теләнче Тамак – көчле, дус кешеләр авылы. Шундый күңелле яшьләр һәм зирәк өлкәннәр булганда, авылның киләчәге бар.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев