Түбән Суык-Су авылында Өлкәннәр көне
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез
Шул уңайдан бүген Түбән Суык-Су авылы мәдәният йортында 1нче октябрь көнне «Картаямыни соң йөрәк...?»дип аталган концерт булып үтте, ә инде концерттан соң кичәбезне чәй өстәле артында дәвам иттек. Һәм шушы авылда русс теле укытып, лаеклы ялга чыгучы Мустафина Альфира Асылгараевнаны гомер бәйрәме-туган көне белән котлап үттек
Кичәбез күңелле җыр,бию,шигырьләргә үрелеп барды.
Ләйсән Нигматуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев