Яңалыклар

Татарстанда пилотсыз җәмәгать транспортын сынау башланачак

Татарстанда җәмәгать транспортын үстерүгә бәйле яңа технологияне сынап караячаклар. Республикада пассажирлар йөртү өчен пилотсыз транспорт чараларын куллану буенча махсус проект гамәлгә ашырылачак. Тиешле йөкләмә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан бирелгән, дип хәбәр итә Татар-информ.

Яңа транспортны сынау географиясенә Татарстаннан тыш Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сахалин өлкәсе дә кергән. Проект кысаларында пилотсыз машиналар белән идарә итүче операторларны әзерләүгә дә игътибар биреләчәк.

Аерым категория буларак махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннары арасындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәлеп итү планлаштырыла.

Проектның нәтиҗәләре турында Россия Хөкүмәте Дәүләт Советының «Төгәл транспорт системасы» юнәлеше буенча комиссиясе белән берлектә хисап әзерләргә тиеш. Документны 2027 елның 15 гыйнварына кадәр тәкъдим итү бурычы куелган.

Йөкләмә Дәүләт Советы Президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча расланган. 


Нет комментариев