Дүшәмбе көнне атналык киңәшмәдә көрәш буенча «Урал Кубогы» бөтенроссия турнирында катнашып, I урын яулаган Артур Җиһаншин (Теләнче Тамак) һәм III урын алган Радик Дусмановны (Биклән) район башлыгы Васил Хаҗиев бүләкләде. Шулай ук ирекле көрәш буенча Россия беренчелегендә II урын алган Камилла Елисеевага да (Круглое Поле) спорт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән...
Дүшәмбе көнне атналык киңәшмәдә көрәш буенча «Урал Кубогы» бөтенроссия турнирында катнашып, I урын яулаган Артур Җиһаншин (Теләнче Тамак) һәм III урын алган Радик Дусмановны (Биклән) район башлыгы Васил Хаҗиев бүләкләде. Шулай ук ирекле көрәш буенча Россия беренчелегендә II урын алган Камилла Елисеевага да (Круглое Поле) спорт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен бүләк тапшырылды. Радик Дусмановка I спорт разряды бирелде. Спортчыларның тренерлары Рамил Закиров, Марат Мөхәммәдиев, Рафаэль Гыйззәтуллинга район башлыгы исеменнән югары квалификацияле спортчылар хәзерләгән өчен Рәхмәт хатлары бирелде.
Нет комментариев