Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Һәр буынга яшьтәш Тукай» дип аталган флэшмоб уздырылды

Габдулла Тукайның туган көне - дөньякүләм шигърият бәйрәме һәм халкыбызның сөекле шагыйренә булган хөрмәтен күрсәтүче тантана. Быел шагыйрьнең 130 еллык юбилее уңаеннан, Чаллының шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге кызыклы чаралар үткәрде. Ул шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, әдәби мирасын яктыртучы «Без - Тукайлы халык» исемле айлык...

18 апрельдә шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта «Һәр буынга яшьтәш Тукай» дип аталган республикакүләм флешмоб уздырылды. Әлеге масштаблы акциянең оештыручылары - шәһәр үзәк китапханәсе, аларга шулай ук «Сәләт-Чаллы» балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмасы, 15нче номерлы балалар иҗат йорты, 10нчы номерлы мәктәп тә кушылды. Чарада Казан шәһәреннән һәм Тукай районыннан да кунаклар килде.

Флешмобның төп вакыйгасы булып, биредә катнашучыларның «Тукай» сүзенә һәм «130» санына тезелеп басулары булды. Акциядә катнашучылар кулларында Тукайның китапларын һәм портретларын тоткан иде, билгеле, бу урамнан үтеп баручыларның да игътибарын җәлеп итте. Шулай итеп, үтеп баручылар да әлеге акциягә килеп кушылды. Аннан һавага 130 данә төсле һава шарлары очырылды. Флешмобта 130 кеше катнашты. Болар барысы да шагыйрьнең юбилей санына тәңгәлләштерелгән иде.

Флешмоб кысаларында, Чаллы язучылары һәм шигърият сөючеләр тарафыннан, Тукайның шигырьләре укылды. Барлык катнашучылар бергә аның «Туган тел» җырын башкарды. Тукай әсәрләренә язылган төрле музыкаль композицияләргә биюләр дә булды. Бәйрәмдә шагыйрьнең әкият персонажларын да очратырга һәм алар белән истәлеккә фотога да төшәргә мөмкин иде.

Рәйсә Салихова,
шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев